Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

45 яшьлек хатын-кыз алдакчыларга 1 млн сум акча биргән

Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Алабугада яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз бер социаль челтәрдә инвестиция компаниясенең рекламасын күреп алган. Ул оешма сайтында теркәлгән, шуннан соң аңа таныш түгел бер кеше шалтыраткан һәм үзен әлеге компаниянең хезмәткәре дип таныштырган. Инвестицияләрдән табыш алу өчен ул күрсәткән счетка акча күчерергә кирәк дип белдергән.

Хатын-кыз берничә көн дәвамында әлеге счетка акча күчергән. Күпмедер вакыт узганнан соң аңа янә шалтыратып, тагын да күбрәк акча күчерергә кирәк дип әйткәннәр. Шул вакытта анда болар аферистлар түгелме икән дигән шик туган һәм тегеләр аңа шалтыратудан туктаган.

Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән, анда «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Ул барлыгы бер миллионнан артык акчасын югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында мошенниклар корбаны булмас өчен түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш иттеләр: әгәр сезгә каядыр акча салырга тәкъдим итсәләр һәм моның табыш китерәчәген вәгъдә итсәләр, әлеге оешманың Россия финанс базарында арадашчы булырга мөмкинлек бирә торган тиешле лицензиясе бармы-юкмы икәнлеген тикшерегез.

Әгәр компания чит илдә теркәлгән һәм чит ил лицензиясенә ия булуын раслый икән, акчагызны югалту куркынычы бик зур. Мошенниклар, гадәттә, нәкъ менә шушы схема буенча эш итә. Аларның корбаны булмас өчен, инвестиция кертү өчен бары тик рәсми кушымталардан гына файдаланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев