Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

620 санлы сайлау участогында COVID-19 авыруына каршы барлык чаралар күрелә

Район үзәге Актанышта 7 сайлау участогы урнашкан. “Яшьлек» яшьләр үзәгенә 1253 сайлаучы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә киләчәк дип көтә сайлау комиссиясе әгъзалары.

       17 сентябрь- алдан сайлау көнендә бу участокка караган авылдашлар активлык күрсәтә.

Яңартылган, заманча төзекләндерелгән бинада үткәрелгәнгәме, сайлаучылар иртәннән үк гражданлык бурычларына җаваплылык белән карый.

Иртәнге сәгать унынчы яртыга 170 кеше Дәүләт Думасына депутатларны сайлаган. 


      Көндезге сәгать икедә комиссия әгъзалары өйгә барып сайлатачаклар. Андыйларның саны 270, диде 620 нче сайлау участогы рәисе Назил Латыйпов. 


         Сайлау участогында COVID-19 авыруына каршы барлык чаралар күрелгән.

Ишектән килеп керүгә сайлаучыларның температуралары үлчәнә, куллары дезинфекцияләнә, битлек һәм ручка бирелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев