Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

8 мартка хатын-кызларга нинди бүләк сайларга?

8 Март - барлык хатын-кызлар да бу көнне бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Әмма нинди бүләкләр?

 

Кайчагында хатын-кызларга бүләк итеп нәрсә сайларга дигән сорау туа. Кайберәүләр лалә чәчәкләре бәйләме белән генә чикләнә, ә кайберләре бүләкне сайлауга аңлы рәвештә якын киләләр.

Хатын-кызга бүләк сайлау шундый гади һәм бер үк вакытта катлаулы да бурыч. Бүген сайлау мөмкинлеге бик зур һәм якын кешене котлау авыр булмас кебек тоела. Чынлыкта, сюрприз чын-чынлап сөендерсен өчен, барысын да эшләү җиңел түгел. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре 8 мартка бүләк сайлаганда үз киңәшләрен бирәләр.

Һәр бүләкне яхшылап уйларга кирәк, чөнки ул иясенә туры килергә һәм файдалы булырга тиеш. Шуңа күрә, барыннан да элек, кемгә бүләк бирергә җыенасыз - әнигә, кызга яки хатынына, апасына яки әбигә. Аларның һәрберсенең кием-салым, тормыш, ял, һөнәр, тәм һәм өстенлекләре, яшәү рәвеше һәм үз стиле бар. Бүләк моңа туры килергә тиеш.

Исегездә тотыгыз, бүләк сайлаганда хатага хокук юк: сезнең бүләк озакка булачак, яки ул шкатулкага урнашып онытылачак.

Социологик сораштырулар һәм статистикага ышансаң, хатын-кызлар өчен  зәркән эшләнмәләре, парфюмерияләнгән продукция, эчке кием, зур чәчәк бәйләме, китаплар һ.б. иң көтелгән бүләк булып тора.

Зәркән бизәге - мондый бүләккә теләсә кайсы хатын-кыз шат булачак. Тик бизәнү әйберләрен кыз, хатын-кыз  өстенлек иткән металлдан (алтын, көмеш) гына сайлап алыгыз. Шулай ук аның яшен һәм кием стилен исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, яшь кыз өчен гадәти булмаган формадагы, ә өлкән яшьтәге хатын – кыз өчен классика эшләнмәләре туры киләчәк.

Парфюмерия. Яңа хушбуй флаконы беркайчан да артык булмаячак, әмма арзанлы ялган парфюм бүләк итәргә кирәкми.

Китап - ул бернәрсәгә дә мәҗбүр итми торган бүләк.

Эчке кием – кыйммәтле булмаган, ләкин озак вакытка истә кала торган бүләк.

Чәчәкләр - хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итү һәрвакыт мәхәббәт һәм хөрмәт аңлата. Күп кенә гореф-гадәтләр чәчәкләр гаммасы белән дә бәйле. Һәр төс аерым мәгънәле йөкләмәгә ия, шуңа күрә гөлләмә төзегәндә төсләрнең аңлатмасын белергә кирәк. Сары төс байлык, уңышлылык, иминлек төсе. Алсу  чәчәкләр - бу тирән симпатия билгесе һәм рәхмәт хисләрен аңлата, кызыл төс – дәртлелек билгесе, ә лиловый төс - тугрылык билгесе.

Югарыда санап үтелгән барлык әлеге товарлар РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карарында күрсәтелгән кире кайтарылырга һәм алмаштырылырга тиешле булмаган товарлар исемлегенә керә, сез бу товарларны тапшыра һәм акчаны кире кайтара алмыйсыз, түбәндәге очракларда, шулай ук аларны башка төргә алыштыру да мөмкин түгел:

- бүләк ителгән әйбер ошамаса,

- үлчәме туры килмәсә,

- кулланганда аллергия барлыкка килсә,

- сез аннан файдаланырга кире уйлаган очракта.

Түбәндәге очракларда бу төр товарларны кире кайтарырга яки алыштырырга мөмкин, әгәр:

- товарда җитешсезлек ачыкланса,

- төрелмәдәге җитештерү турында бөтен кирәкле мәгълүмат булмаса (җитештерү даталары, штрих-код һ. б.);

- яраклылык вакыты чыккан булса (әгәр бар икән).

Бәйрәм алдыннан барлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлыйбыз! Гомерегез буена сезнең белән бәхет, иминлек һәм бәхет янәшә атласын! Бүләкләр сезне сөендерсен һәм актуаль булсын.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Яр Чаллы территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев