Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ак Барс Банк карталарының гамәлдә булу вакыты 2030 елга кадәр озайтылды

Ак Барс Банк Visa, Mastercard һәм «Мир» түләү системаларындагы карталарның гамәлдә булу вакытын 2030 елга кадәр озайтачак.

           Автомат рәвештә озайту корпоратив карталарына кагыла. Гамәлдә булу вакыты чыккан карталарны куллану турындагы тулырак мәгълүмат Ак Банкның рәсми сайтында урнаштырылачак.

          Visa һәм Mastercard халыкара түләү системаларындагы карталар 10 марттан Россиядә генә эшләячәк. Бу карталар беркетелгән Apple Pay, Samsung Pay, Google Pay һәм Pay Кошелек сервислары эшләмәячәк.

         Чит илдә операцияләр ясау өчен Ак Барс Банкы Кытай түләү системасындагы UnionPay карталарын чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеген карый. Шулай ук Мир-UnionPay кобейджинг карталарын чыгару да эше дә ниятләнә.

       Моннан тыш, 2022 елның 1 мартыннан Ак Барс Банк кайбер дебет карталарында калган акчаларга еллык ставканы 10 процентка кадәр арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев