Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Акча бар! Әмма аны алу өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк: Бүген Актанышта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумы утырышы узды

Актаныш районында 63 социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма бар. Аларның 54е дини- авылларыбыздагы мәчетләребез, калганнары төрле эчтәлектәге социаль оешмалар.

          Революциягә кадәр мәчет-мәдрәсәләр бары меценатлар булышлыгы белән төзелгән, мулла-мөэзиннәргә сәүдәгәр-купецлар йортлар салып биргән, гаиләсен алып барырлык ярдәм күрсәткән. Хәтта ярлы шәкертләрне яшәтү- торгызу өчен мәчет каршында тулай торагын булдырганнар, ризык ягын кайгыртканнар. Ятимнәр, гарип-горәбәләрне патша хөкүмәте карамаган, алары да байлар мәрхәмәте белән җан асраган.

        Совет чорында дин кысрыкланганнан соң мәчетләрнең кирәге калмаган, ә ятим балалар, инвалидлар өчен аерым интернатлар барлыкка килгән. СССР таркалгач, бу социаль катламның хәле авырлашты. Манарасына ай куелган Аллаһ йортлары бер-бер артлы калкып чыкса да, бу биналарны төзек тоту, җылыту, төрле тәрбияви эшчәнлек җәелдерү өчен дин эшлеклеләре финансларны кемнәндер ялынып-соранып табарга мәҗбүр. Яңа замана байлары элеккеге купецлар кебек мәчет-мәдрәсәләр тотарга ашкынып тормыйлар.

        Менә шушы вәзгыятьтә Россия Федерациясе грантлары, аннан соң Татарстан Республикасында да грант конкурслары системасы барлыкка килде. 2022 елда грантлар өчен миллиардлаган суммалар тәкъдим ителә. Алар теләсә кемгә түгел, ә нәкъ менә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга конкурс нигезендә бирелә. 

- Акча бар! Әмма аны алу өчен урындыктан артны торгызып нәрсә дә булса эшләргә кирәк!- диде бүгенге Актанышта узган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар форумында Ирина Комадорова һәм Россия Федерациясе һәм Татарстанда игълан ителгән грант конкурслары, аларда катнашу вакыты һәм башка кирәкле мәгълүмат белән таныштырды.

 

 

     Ирина Владимировна безнең Актаныш, шулай ук Чаллы зонасына кергән Әгерҗе, Менделеевск, Сарман, Минзәлә һәм башка районнар караган “Горизонт” социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар ресурс үзәген җитәкли. 


   Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм район җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында узган V Республика форумының секция утырышында Ирина Комадорова тиз арада райондагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны, аларның җитәкчеләрен үзара хезмәттәшлеккә чакырды.

 

       Грантлар отып күршеләребез районнарының социаль юнәлешләрен үстерүгә зур күләмдәге финанс мөмкинлеге җәлеп итә алган. Азнакай районының Җәмәгатьчелек Советы рәисе Лилия Әхмәдишина үз чыгышында, мәсәлән, соңгы 3 елда грантлардан гына бу төбәккә 15 миллион сум акча кайтуын билгеләп үтте.

     

     Патриотик тәрбия чараларын булдыру, сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәкләре оештыру, белем бирү, мәдәни-агарту, әхлакый-дини үзәкләр төзү -саный китсәң, республикадагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар халык өчен күп төрле эчтәлектәге кирәкле эшчәнлек алып бара.


     Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүгенге җәмгыятьтә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның әһәмияте зур булуына залдагыларның игътибарын юнәлтте: 


-  Кемдер НКОларны акча сораучы оешма дип уйлый. Юк, бу һич кенә дә алай түгел. Хөкүмәт бүген НКОларга социаль проблемаларны чишүдә ышанычлы партнер итеп карый. Безнең максатыбыз- НКОларга актив гражданнарны тартып конкурентлы мохитта социаль хезмәтләрне нәтиҗәле итү, җәмгыятебездәге һәр кешене күз уңында тоту, беркемне дә күз уңыннан ычкындырмау. Хөкүмәт законлы төстә социаль проблемаларны хәл итүнең бер өлешен акрынлап НКО секторына тапшырачак. Моның буенча Татарстан Республикасында да 2021-2024 елларга комплекслы план кабул ителде. Безнең Иҗтимагый палата әлеге план буенча эшли дә инде,- диде Зилә Рәхимҗан кызы. 


       Актаныш, Азнакай, Менделеевск, Сарман, Әгерҗе, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Мамадыш, Тукай, Чистай районнары вәкилләре бүгенге утырышта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга бәйле бик күп яңалыклар турында белде. Күпчелек тәкъдим белән барлык чыгышлар да электрон вариантта катнашучыларга таратылачак. Әлеге эшлекле тәҗрибә районнардагы социаль проблемаларны чишүдә зур ярдәм булачак. 


    Актаныш районы җитәкчесе Ленар Зарипов  форум утырышын тәмамлап оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. 


- Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә мин бүген реаль мөмкинлекләр турында ишеттем. Методик рекомендацияләр белән бергә бүгенге чыгышларны да безгә юлласагыз, аларга таянып районыбызда да бу уңайдан эшчәнлегебезне җанландырырбыз,-диде Ленар Рафак улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев