Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Акчаны сакларгамы, тотаргамы, әллә алмаштырыргамы?

Соңгы арадагы вакыйгалар акча тирәсендә дә ыгы-зыгы тудырды. Үзгәрешләр гади халык кесәсенә сугармы? Валютаның уйнавы нәрсәдә чагылачак? Акчаны сакларгамы, кулланыргамы, алмаштырыргамы? Финанс белгече Ләйсән Халикова белән бергә акча мәсьәләсендәге шау-шуның сәбәпләрен ачыкларга тырыштык.

1. Күпләр 90 нчы еллар кабатланыр, акча калмас, булганы да җилгә очар, дип борчыла. Безне нәрсә көтә?

Бу сорауга җавап бирергә иртәрәк. Коткыга бирелергә кирәк түгел дип уйлыйм. Банкоматларда күпләп чират тора башладылар. Монда инде мәгълүмат тизлеге үз ролен уйнады. Бер кеше нидер эшли икән, икенчесенә дә аның артыннан шуны ук кабатларга кирәк дип уйлыйлар. Доллар сатып алырга, исәп-хисап счетыннан акчаны салдырырга диләр икән, барысы да банкка йөгерә. Күпчелек артыннан кабатларга түгел, кеше үз башы белән уйларга тиеш.

2. Валютаның уйнавы нинди нәтиҗәгә китерер?

Импорт, экспорт дәвам итә икән, доллар һәм евроның үсүе без сатып аласы товарларның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Доллар үзгәреп тора. Бүген иртән 100 сумга менде, узган кичтә 85 иде. Долларның бәясе очсызланыр дип көтәргә кирәкми. Ул үсүгә таба бара. «Финанс мендәре»н булдырган кешеләргә дә еш кына диверсификация ясарга киңәш итәбез. Ягъни акчаның бер өлешен долларда, бер өлешен сумнарда тотарга. Башка валюталарны да карарга була. Анысын һәр кеше үз хәл итә.

3. Хәзер валюта сатып алу өчен кулай вакытмы?

Хисләргә бирелергә кирәкми. Инде соңга калдык дип әйтергә дә була. Хәзер шундый «кызу» чакта сатып алырга киңәш итмәс идем, чөнки бәясе бик нык артып китте. Россия икътисады – волатиль, ягъни үзгәрүчән, җиңел идарә ителә торганнардан. Шуңа күрә ашыгыч адымнарга бармаска кирәк.

4. Банкта калган акчаның «янмавына» гарантия биреп буламы?

Безнең кертемнәр иминиятләштерелгән. Әмма, алай дисәк тә, әгәр дә ил авыр хәлдә кала икән, акча җитмәгән очракта, дәүләт аны кешеләрдән дә алып торырга  мөмкин. Әмма бу әле дөреслеккә туры килә дигән сүз түгел!

5. Киеренке вазгыятьтә бурычларны реструктурлаштыру, кредитны «кичерү» кебек чараларга өметләнеп буламы?

Бу вазгыятьнең никадәр озак вакыт дәвам итүенә бәйле. Әгәр дә кешенең эше булып торса, аңа хезмәт хакы түләнәчәк дигән сүз. Яшәргә, азык-төлек алырга мөмкинлеге була. Әлегә ниндидер ташламалар турында сүз йөртергә иртәрәк. Бу җәһәттән кешене өметләндерү куркыныч.

Кредитны «кичерү» турында әйткәндә, ниндидер вакытлыча кичектерүләр турында гына хыялланырга мөмкин. Әле ул кадәр киеренке чорга җиттек дип әйтмәс идем.

6. Акчаны сак тоту өчен нишләргә?

Әйткәнемчә, диверсификация ясарга. Акчаны бер валютада гына тотмаска.

7. Кибеткә барып, күләп товар сатып алып куярга, запас тупларгамы?

Юк! Ризык артыннан чабарга кирәкми. Кешенең коткыга бирелеп, кибет киштәләрен бушата башлавы кытлыкка китерергә мөмкин. Авыр вазгыятьне үзебез тудырмыйк. Кирәк кадәрен генә алыйк.

 Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев