Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«Актаныш-информ»ның якын дусты Дәлия Сөбханова: Почта тартмасына газета салмасалар бер дә күңелле түгел

Яңа Кормашның өлкәннәре яшәешләрен газета-журналлардан башка күз алдына да китерә алмыйлар.

Язманың башы биредә

Шуларның берсе Дәлия апа Сөбханова активлыгы белән аерылып тора. Без Фәнүсә Шакирова белән аралашканда ул елмаеп-көлеп почта бүлекчәсенә килеп керде: 

- Мин район яңалыкларын башта "Актаныш-информ"нан укып чыгам. телефоныма ВПН куелган. Шуңа басам да сезне эзләп табам, бөтен яңалыкны бик тиз халыкка җиткерәсез, язмаларыгызны укып барам, фоторәсемнәрегезне, видеоларыгызны карыйм.

Сезгә комментарийлар язам, лайклар куям.

Аннан шуны газетадан тагын бер кат укыйм. Газета-журналларга үземне белә-белгәннән бирле язылабыз. Бала чагымда өйгә район газетасын килгәнен хәтерлим. Без үскәндә ул "Колхоз ударнигы" исеме белән чыга иде. 1973-1978 елларда үзем дә хат ташучы булып эшләдем.  Ул вакытта "Игенче даны" исеме белән басылды. "Актаныш таңнары" газетасына язылмыйча калганым юк. Район газетасыннан башка яши алмыйбыз. "Шәһри Казан" газетасының "Язмыш"ын алдырабыз. "Язмыш кочагы", Безнең авыл гыйбрәте", "Язмыш чатында", "Сираҗи сүзе", "Ирек мәйданы" да килеп тора, - дип яраткан басмалары турында таныштырды Дәлия апа. 

53 ел бергә гомер иткән ире Мулланур абый белән газеталарны чиратлашып укырга килешкәннәр.  

"Актаныш таңнары"н яратып укуын белгәч, үзе белән күрешеп чыгарга ниятләдек. Газеталарны җыеп барырга өйнең түрендә аерым өстәл тора. Һәр газетаның төпләмәсен тәртип белән, аерым полиэтилен пакетка салып туплап баруларына сокланып кайттык.

81 яшьлек Мулланур бабай район газетасында авыл хуҗалыгы, комбайнчыларның, фермаларның күрсәткечләрен карап баруын әйтте.

Авыл башлыгы Гүзәлия Хамматуллина замана яңалыкларыннан хәбәрдарлык олыгайгач та актив булып калырга ярдәм этәргеч ясый, ди. Чөнки Сөбхановлар кебек аксакалларга, ак әбиләргә җитәкчеләр авылда берәр өмә уздырганда, башка проблемалар килеп чыкканда киңәшләшергә еш мөрәҗәгать итәләр.

- Мулланур абый, Дәлия апа актив өлкәннәребез. Һәр башлангычны күтәреп алалар. "Мәгъҗи" чишмәсен төзекләндергәндә икесе дә ярдәм итттеләр, өмәләрдә катнаштылар. Быел республика программасы буенча Яңа Кормаш урамнары яктыртылды. Шушы әби-бабайларның үзара салым акчалары республикадан артып кайткач башка эшләр дә матур итеп эшләнеп бара,- ди җитәкче.

Дәлия апа исә хат ташучы Фәнүсә Шакированың да киңәшчесе.

Авылдашларын газета-журналларга яздыруда ярдәм итә.

- Газетага язылмаган авылдашларыма эчем поша. Капкаңа куелган почта тартмасына газета салмасалар бер дә күңелле түгел. Почта таратканда Түбән Карачта укый белмәгән әби "Яшь ленинчы" газетасын алдырды. Өенә кадәр кертеп бирә идем. Шуңа бик күңеле була иде. Почта ташыр өчен мотоцикл йөртергә өйрәндем. Татар Суыксуыннан дүртәр зур сумка алып кайта идем.  115 данә "Социалистик Татарстан", 125 данә "Игенче даны" ,  "Татарстан яшьләре", "Яшь ленинчы", "Депутат", "Коммунист", "Ялкын" журналлары алдырдылар. Хәзер дә вакытлы матбугаттан аерылмасыннар, халык укысын, мәгърифәтле булсын!- ди безнең дустыбыз Дәлия апа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев