Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш муниципаль район хакимияте хезмәткәрләре КФУ спикерлары белән белемнәрен күтәрә (фото һәм видео)

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында районыбызның дәүләт муниципаль структуралары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курслары - укулар оештырылды.

              Ике көнлек укуларда КФУның Югары дәүләт муниципаль идарә мәктәбе укытучылары чыгыш ясый. 

              Беренче көнне спикер -укытучы Илья Шубников белән тренинг җитәкчесе Максим Кузнецов район Советы һәм район Башкарма комитетның җитәкчеләре һәм аларның урынбасарларына, бүлек мөдирләренә дәресләр бирә.

Иртәгә, 22 ноябрьдә муниципаль идарә белгечләре белемнәрен күтәрәчәк. 

                Актаныш муниципаль районы аппарты җитәкчесе Илшат Вахитов бу белем күтәрү курсының әһәмиятен билгеләп үтте:

   - Лекция-тренинглар алдыннан безгә КФУ тарафыннан берничә тема  тәкдим ителде. Коллегалар белән үзара киңәшкәннән соң бу темалар арасыннан үзебезгә кирәклесен сайлап алдык.

Җитәкчеләр кеше белән эшләгәндә мотивация тудыра белергә тиешләр, бүгенге тренинг-курсларда эшне дөрес планлаштыру, хезмәттәшләрне эшкә рухландырыру,  хөрмәтләү буенча җентекле белемнәр бирелә.  Гомумән, безгә әлеге юнәлештә эш тәртибен өйрәтәләр.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ" 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев