Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Дилбәр Әнвәрова билгеләнде

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов үзенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Дилбәр Әнвәрованы билгеләде. Әлегә Дилбәр Миркасыйм кызы бу вазыйфаны вакытлыча башкаручы булып тора.

                  Дилбәр Әнвәрова кул астындагы җитәкчеләр белән беренче киңәшмәне үткәрергә өлгерде. Район мәгариф идарәсе, социаль һәм агарту бүлеге, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчеләре белән үзара аралашып киләчәккә планнар билгеләнде.

Дилбәр Миркасыйм кызы райондашларга яхшы таныш. Ул озак еллар Яңа Әлем авыл җирлеген җитәкләде. Бу  чорда җирлек төрле яклап зур үсеш кичерде. Бигрәк тә авылның үзәк өзгеч проблемасы булган юллар мәсьәләсе уңай хәл ителде.

Халык белән уртак тел табып, дустанә мөнәсәбәтләрдә башкарылган эшчәнлек райондашларның күз алдында. 


            Актив тормыш позициясенә ия, энергияле Дилбәр Миркасыйм кызын яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, ныклы саулык телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев