Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов якташыбыз, татар халкының горурлыгы Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Бүген милләтебезнең зур хөрмәткә лаек шәхесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.

                Республикабызның иң мөһим тарихи мизгелләре, Татарстанның дәүләт буларак сәяси аренада ныклы урын алуы, уңышлы социаль-икътисадый үсеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кенә алмаксатларга ирешү – аның исеме белән бәйле. Шулай ук мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калуда да Минтимер Шәрип улының хезмәте бәяләп бетергесез.
                 Без аның тормыш итү рәвешендә,​ татар милләтенең, Кече ватаныбызның бай, тирән традицияләрен, тарихын, ир-егетенең ныклы адымнарын, асыл сыйфатларын​ ачык күрәбез, сөенәбез,​ таянабыз һәм горурланып яшибез!

​ ​ ​ ​              Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын. Һәр туар таң Сезгә куанычлар гына алып килсен. Куйган хезмәтегезнең, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, сәламәт булып яшәргә язсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев