Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган көзге ярминкәләргә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! (фотолар)

Бүген районыбызда Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкә оештырылды. Районыбыз үзәге Актаныш иртәнге сәгатьләрдән үк күңелле ыгы-зыгыга күмелде.

           Район хәрби комиссариаты артындагы машина кую мәйданында авыл хуҗалыгы берләшмәләре беренче көзге уңыш белән уртаклаштылар. Һәрбер хуҗалык йөк машиналарында бодай, арпа, борчак кебек бөртеклеләрне капчыкларга тутырып алып килгән.

Барлык хуҗалыкта да бер үк бәяләр: арпаның килограммы 8 сум, бодайныкы 9 сум, борчакныкы 10 сум. 

            "Наратлы" хуҗалыгы баш агрономы Рәшит Латыйпов 2 тонна бодай, 1,5 тонна арпа, 5 центнер борчак һәм солы алып килүләрен, халыкның яңа уңышны чират торып сатып алуларын әйтте. 

           "Актаныш" рестораны каршындагы мәйданнан район мәдәният сараена кадәрге юлда исә бакчачылар өчен кирәкле барлык үсентеләр сатуга куелган.

Бәяләр, әлбәттә, кесәгә карап. Җиләк үсентеләрен 100 сумнан сатучылар да бар. Күрше-тирә төбәкләрдәге сәүдәгәрләр кием-салым, кышкы өс һәм аяк киемнәре мулдан алып килгән. 

              Мәдәният сарае алдында үзебезнең артистларыбыз концерт тәкъдим итте, кызлар-егетләребезнең туган як турындагы патриотик җырлары социаль чараның әһәмиятен тагы да арттырды.

Район үзәгенең балалар бакчалары коллективлары бүгенге темага багышлап фотозона ясаган. Ярминкә барышы белән танышкан Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бакча мөдирләре белән истәлеккә фотога төште.

Ленар Рафак улы һәрбер ноктадагы сәүдә барышын карап, сатучылар, сатып алучылар белән аралашты. Район мәктәпләре коллективлары үзләрендә җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, консервацияләр мулдан алып килгән.  

Районыбыз уңганнары да үз куллары белән булдырган, шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларында җитештергән ит-сөт, май продукцияләрен базар бәясеннән беразга булса да очсызрак бәядән сатып өлкәннәребезне сөендерде. Ярминкәдә сыер итен сайлап алу мөмкинлеге зур иде- бәясе 420 сумнан башлана. 

           Бүген Пучы һәм Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә дә халкыбыз өчен ярмикәләр оештырыла. Көзге эшләр тәмамлангач кышка әзерләнеп алырга менә дигән җай бүген, ярминкәләргә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев