Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы һәм «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге «Актаныш-информ» коллективының яңартылган бинадагы эш шартлары белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районыбызның рәсми мәгълүмат үзәге булган «Актаныш-информ» бинасына 2022 елда заманча төзекләндерү үткәрелде.

                     3 ай дәвам иткән ремонттан соң коллективыбыз белән яңартылган бинабызга кайттык. Безне якты, чиста, матур эш кабинетлары, өр-яңа, заманча җиһазлар каршы алды.

          Журналистлар, белгечләрнең күңелләре күтәренке, йөзләре көләч-

мондый яхшы эш шартларын булдырган өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, төзекләндерүне һәрвакыт үзенең ныклы контроленә алып, эш барышын күзәтеп, киңәшләре белән ярдәм итеп торган район башлыгы Ленар Зариповка

, һәм, әлбәттә, төзүчеләргә зур рәхмәтлебез.

Реклама

           Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы һәм "ТАТМЕДИА" АҖ башкарма директоры Нияз Гәрәев "Актаныш-информ"ның яңартылган бинасы, белгечләрнең эш шартлары белән таныштылар.

Бинаны тантаналы төстә ачу 10 февральгә планлаштырыла. Берочтан җитәкчеләр әлеге чара уңаеннан үзара киңәшләшеп, башка мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып барды. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев