Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре узды

Очрашуның кунаклары – 1 нче санлы Актаныш мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды

 Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде. Очрашуның кунаклары –  1 нче санлы Актаныш мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары булды.

Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр, ЗАГС эшендә булган яңалыклар турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.

Гаилә кору, корган гаиләне саклап яшәу турында сөйләп,   гаилә темасына укучыларның сорауларына җавап бирде. Егетләр, кызлар психолог Фәхимә Зиннур кызы Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы Җәмигъ мәчете имам –хатыйбы ярдәмчесе Гиздатуллин Рөстәм Камил улы катнашында  “Ничек бәхетле гаилә корырга ?” дигән темага багышланган  түгәрәк өстәл янында очрашуда үзләренә бик күп файдалы мәгълумат алдылар.  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мөхәмәдиева кызлар, егетләргә үзенең изге теләкләрен җиткерде, укуларында уңышлар теләде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"