Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш журналистлары Кукмарада эшлекле сәфәрдә булды

«ТАТМЕДИА» АҖ караган район филиаллары үзара хезмәттәшлек җепләрен һәрвакыт ныгытып тора.

Бүген "Актаныш-информ" директоры Айнур Гыймадиев белән берлектә "Актаныш таңнары" газетасыннан Рузилә Хәсәнова, веб-редактор Ләйсән Газизова,  "Актаныш- информ" директорының  телевидение буенча урынбасары Регина Сәлахова  һәм радио корреспонденты Фәния Рәшитова Кукмара районындагы коллегаларыбыз белән очраштык.   

"Кукмара-информ" җитәкчесе Гөлгенә   Шәрипова "Хезмәт даны" газетасы, җирле телевидение һәм радио урнашкан бинаны күрсәтте. Коллектив заманча төзекләндерелгән һәм җиһазланган өр-яңа бинага бер ел элек күченгән. Эш шартлары башкала журналистларын да көнләштерерлек. Үзебезгә яңалыклар һәм уңай үрнәк алып хезмәттәшләребез белән һәр тармак буенча тәҗрибә уртаклаштык. 

Реклама

Берочтан Кукмара шәһәренең бренды булган киез итек фабрикасы һәм "Кукмара савыт-сабасы" кибетендә булдык.


Киләчәктә мөхәррият бинасына төзекләндерү үткәрелгәндә "Кукмара-информ"дагы җиһазланыш,  төзекләндерү үзенчәлекләре искә алыныр дип уйлыйбыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев