Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш авыл башкарма комитетында яңа җитәкче- Илнур Хуҗин (фотолар)

Бүген Актаныш авыл башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде. Моңарчы Балалар иҗат үзәге директоры булып эшләгән Илнур Хуҗин әлеге вазыйфаларны вакытлыча башкаручы булып авыл җирлеге депутатлары тарафыннан бертавыштан сайланды. Ләйсән ГАЗИЗОВА

       Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Илнур Таһир улына яңа вазифада уңышлар теләде. 
Илнур Хуҗин 1983 елда Актаныш авылында туа. Актанышның икенче санлы мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт Гуманитар педагогика университетында укый. Югары белем алганнан соң хезмәт юлын Казандагы 171 санлы мәктәптә тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып  башлап җибәрә. Хәрби хезмәт юлын үткәч туган якка кайта. Кадет-интернат мәктәбендә укытучы,  тәрбияче булып эшли. Бурсык, Татар Ямалысы мәктәпләрен җитәкли. 2019 елда Балалар иҗат үзәгенә җитәкчелеккә килә. Өйләнгән, хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Әтисенең туган авылы Куянда йорт салып яши. 

“Аэропорт мәйданында зурлап "Авиа-шоу” оештырып эшемне башлаган идем. Балаларны техник иҗатка тарту өчен зур этәргеч булды әлеге чара”-,дип,  үз фикерләрен белдерде Илнур Таһир улы,-  Бу вазифаны да район җитәкчелегенең, Актаныш халкының ышанычын акларлык итеп башкарырга тырышырмын. Бүген төнлә күңелне сөендереп яңгырлар да явып  китте. Кырларда икмәк булсын, корылык зыян салмасын, матур итеп эшләргә язсын!”
Бер үк шулай булсын! Авыр, бик тә җаваплы вазифаны башкаруда зирәклек, тырышлык, акыл, уңышлаар юлдаш булсын сезгә, Илнур Таһир улы!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев