Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш авылында Корбан гаете көнне өч урында мәҗлес оештырылачак

Тиздән Корбан гаете.

            Пандемиягә кадәр районыбызда Корбан гаете зурлап билгеләп үтелә иде. Мәктәпләрдә, башка оешмаларда табыннар әзерләп мохтаҗларны корбан итеннән кайнар аш, башка күчтәнәчләр белән сыйлау оештырылды. Әмма коронавирус авыруы белән бәйле рәвештә чикләүләр кертелгәннән соң соңгы ике елда корбан ите социаль яклау үзәге аша мохтаҗларга таратылды. 


                            Быел инде авыру артка чигенгәч, халыкны бер табын артына җыеп мәҗлесләр үткәрү, изге дога аятьләре уку мөмкинлеге туды.

                Бүген районда Корбан гаетен матур итеп оештыру буенча район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыЛенар Зарипов катнашында сөйләшү булды.

Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров, корбан чалу урыны булдырылган "СуГаз" оешмасы җитәкчесе Әбүгали Шакиров гает бәйрәмен оештыруга карата  үз тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

              Киңәшмәдә Корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләрен Актаныш авылында 3 урында- технология техникумы һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ашханәсендә, шулай ук аскы Актаныштагы ветераннар йортында үткәрергә дигән фикергә киленде. Бу мәҗлесләр турындагы төгәл мәгълүматны алдагы көннәрдә төгәлрәк җиткерәчәкбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев