Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АКТАНЫШ АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫН 750 СУМГА КҮТӘРДЕЛӘР

Бу хакта Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин укытучылар белән очрашуда әйтте.

           Актанышта бүгеннән халык җыеннары башланды. Беренче җыен Актанышның икенче санлы мәктәбендә узды. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин 2021 елда башкарылган эшләргә хисап тотты. 2020 елда халыктан 5488 сум акча җыелып, дәүләт тарафыннан 4 тапкыр арттырылгач, 1 миллион 720 мең сум булып әлеге акчаларга байтак төзелеш, чистарту эшләре башкарылган. Илнур Таһир улы башкарылган эшләрне фоторәсемнәр белән дәлилләп барды. 

                   Укытучылар хисапны сабыр гына тыңлап бетергәннән соң үзләрен борчыган, үзәкләренә үткән сорауларын әйтә башлагач, Илнур Хуҗин 2022 елга планнар белән танышыйк, бәлки сезнең фикерләр инде безнең алга куелган бурычлар арасында бардыр дип башкарыласы эшләр турында таныштырды. Чыннан да  еллар дәвамында хәл итүне көткән берничә проблема чишелеш алырга тора. Мәсәлән, 57 бистәдәге Гамил Авзал урамына җәяүле сукмагын инде 7 еллап кына сорый халык. 2022 елда  111 квадрат метрны тәшкил иткән Гамил авзал урамын төзекләндерү планга кертелгән. Гомумән, докладчы сүзләреннән аңлашылганча, Актаныштагы шактый юллар, урамнар төзекләндереләчәк. Шулай ук  күпфатирлы йорт ишек алларын карау, балалар мәйданчыклары төзү, чишмәләрне төзекләндерү, оешмаларның территорияләрен яктыртуга планда зур урын бирелгән. Иң олы төзелеш Иске Идел ярында заманча пляж төзү. Аның бәясе якынча 30 миллион сумны тәшкил итә. 

                        Залда утыручы мөгаллимнәр арасында "Әллә кайчаннан бирле сөйлиләр инде, ай-хай, булырмы икән?",дип шикләрен дә белдерүчеләр булды. Җыенда катнашучы район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова "2019 елда яңа, заманча мәктәп төзеләчәк",дигәч, берәү дә ышанмаган иде, менә быел республикада дүртенче булып искиткеч "Адымнар -Актаныш" мәктәбе сафка басты. Пляж да булачак!",- дип укытучыларны әлеге эшләрне башкарылу үзенчәлекләре белән таныштырды. 

                  Актанышны яңартуда, төзекләндерүдә халык акчасы гына җитми, әлбәттә. Шуңа күрә бик күп федераль, дәүләт программаларында катнашу, финанс мөмкинлекләрен районга алып кайту сорала. Актанышта яшәүчеләр моңарчы 500 сумнан үзара салым акчасын түләп килде. Быелдан әлеге сумманы 750 сумга күтәрделәр. Тагын бер яңалык: гаиләдәге 18 яше тулган студентлардан да әлеге сумма алыначак. Илнур Хуҗин гөжләп алган укытучыларга "Һәркемгә якын килергә тырышачакбыз!", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев