Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышланган тантаналы линейка узды

Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында бүген 360тан артык укучы белем ала. Алар арасында районыбызның сәләтле укучылары белән беррәттән республика шәһәр- районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән балалар да укый. Гимназиянең төп максаты- уңышлы татар зыялылары тәбияләү.

             Бүген Халыкара туган тел көне уңаеннан гимназиядә тантаналы линейка узды. Укучылар бу истәлекле көннең кайчан һәм ничек үткәрелә башлавы турында мәгълүматлар әзерләгән. Укучылар Халыкара туган тел көне тарихы белән башка гимназистларны да таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленар Шәвәлиев туган телне саклау, аның кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. 

           Гимназиядә чит төбәкләрдә туып-үскән,татар телендәге сөйләмнәре камил булмаган балалар да шактый. Нәкъ менә аларны татар теленә өйрәтүдә гимназиянең күпьеллык уңай тәҗрибәсе бар. Укучылар мәктәптә дә, дәрестән тыш вакытларын татарча сөйләм мохитында уздыра. Интернатта төрле милли чаралар, уеннар, кичке күңел ачулар, тәрбия, әхлак дәресләре туган телдә алып барыла. 

      Туган тел һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Әхмәтгалиева да һәр баланың тататарча фикерләвен, сөйләмен үстерү, камилләштерү максатыннан төрле чаралар үткәрәбез, ди.

-  Укучыларны төрле бәйгеләргә катнаштырабыз. Безнең укучылар гимназиянең данын яклап республика, россиякүләм конкурсларда җиңүләр яулый. Бу барыбызның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев