Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Актаныш-информ" "Әни кирәк!" бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләде (фоторепортаж)

Бүген Әниләр көне алдыннан районның Тантаналар залында "Актаныш-информ"ның "Әни кирәк!" бәйгесенә йомгак ясалды.

           "Актаныш-информ"ның "Әни кирәк!" бәйгесе гади конкурс кына булып калмады.

Шигырь сөюче укучыларны әниләре белән бергәләп Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның Тантаналар залына кунак итеп чакырып бүләкләдек.

Әлбәттә, җиңүчеләр исемлегенә эләгү өчен шигырь язу гына аз иде, фотолар һәм иҗат эшләренә иң күп лайк җыючылар җиңүче дип танылды.

              Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре ягымлы, аһәңле сүзләре, иң кадерле кешеләребезгә багышланган теләкләре, матур, эчтәлекле җырлары  белән Әниләр бәйрәменең бизәге булдылар. 

          Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов "Әни кирәк!" бәйгесе җиңүчеләренә изге теләкләрен юллады:

- Бик күңелле, эчтәлекле бәйрәм бүген- "Әниләр көне! Әниләргә нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә аз булыр, шуңа күрә әниләребезне исән чагында кадерләп калсак идек. Кыз балаларга әни бәхете татырга язсын. Бар әниләргә ныклы саулык телим,- диде Илшат Рәфит улы.

 

           Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән  Нурлыева конкурста иң-иңнәр рәтенә кергән 7 катнашучыга һәм аларның әниләренә "ТАТМЕДИА" филиалы "Актаныш-информ"ның мактау кәгазе һәм "БлагоДарение" яшь буынга ярдәм итү һәм социаль инициативалар хәйрия фонды әзерләгән бүләкләрне тапшырды:

   - Бик матур, җылы бәйрәм бүген. Башка елларда Әниләр көнен зурлап уздыра идек. Быел исә бүгенге көн вәзгыятен истә тотып бәйрәмне кечерәк форматта уздырырга уйладык. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" бик матур бәйге оештырды. Кыска гына вакыт эчендә конкурска 120 гә якын шигырь язучы катнашкан, шуларның 20 се  бүләкләнүгә чакыру алды. Хөрмәтле әниләр, шушы бәйгегә катнашып балаларыгыз сезгә булган мәхәббәтләрен бар дөньяга таныттылар. Сезнең иң яхшы әни икәнлегегезне күрсәттеләр. Сәламәт булыгыз, балаларыгызга алда да матур тәрбия бирегез. Сезнең үрнәк тәрбиягез нәтиҗәсендә ул-кызларыгыз киләчәктә тормышта үз урыннарын тапсыннар.Шундый актив, җылы күңелле, кешеләргә рәхмәтле булырга өйрәткәнегез өчен үзегезгә зур рәхмәт! Бәйрәм белән!,- дип, әниләргә иң матур теләкләрен җиткерде. 

 

 

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Әнвәр Гафуров та зур бүләкләр белән бәйрәмдә катнашты. Әнвәр Әбсогыт улы өч гаиләгә "Лачын" боз сараенда шуу өчен һәм тагын өч гаиләгә "Дулкын" бассейнында йөзү өчен сертификатлар бүләк итте.

          "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев редакция иң яхшы дип тапкан ике иҗади эш авторларына иганәче Айрат Гыймадиевның тәмле күчтәнәчләр тулы кабын тапшырды.

Ә 6 катнашучыбыз "Актаныш таңнары" газетасы белән ныклап дуслашты.

Алар 2022 елның беренче ярты еллыгына район газетасына язылу- подпискага ия булдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев