Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Актаныш-информ" журналистлары "Татарча диктант" акциясендә катнашты (фотолар)

Бүген көндезге сәгать 11дә теләгән барлык кеше дә «Татарча диктант» акциясендә катнашып, татар теленнән үзенең белем дәрәҗәсен сынап карый ала иде. "Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш-информ" үзәге журналистлары да грамоталылыкларын тикшереп карады.

"Актаныш таңнары" газетасы журналистлары Филиза Сәлахова, Рузилә Хәсәнова, веб-редактор Ләйсән Газизова, Актаныш радиосы диктор-корреспонденты Фәния Рәшитова, Актаныш телевидениесе җитәкчесе Регина Сәлахова "Актаныш-Адымнар" күптелле гимназия-комплекстагы татарча диктант яздыру мәйданчыгына килдек. Яңа белем бирү йортының матурлыгына, затлылыгына исебез китеп, хозурланып, монда укыган балалар өчен чын күңелдән сөенеч хисләре кичердек. Безне бусагадан ук гимназиянең директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова  каршылады. Махсус терминатор аша үткәндә электрон рәвештә шунда ук температурабызны үлчәделәр.

Конференц-залда без-журналистлар белән диктантны чыгарылыш сыйныфы укучылары да яарга әзерләгән. Текстны күп санлы мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәрипова укыды. 

Үзебезнең татар әдәби телебез, ай-һай тәмле дә соң! "Чишмә моңы ничек җыр булды?"-әнә шулай аталды без язган текст. Әллә Чулпан Рәмзил кызының укуы шулкадәр матур булды, татар әдәбиятының мәшһүр язучысы Гомәр Бәшировның мәгълүм әсәреннән өзек күңелгә бик тә хуш килде. Журналистлар диктант вакытында бернинди кыенлык кичермәделәр.

35 минут дигәндә, без инде язмаларыбызны тикшереп укытучыга тапшырдык. Мөгаен, барыбызның да билгеләр "5" билгесе белән бәяләнер, журналистка башкача язу рөхсәт ителми. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев