Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Актаныш-информ"ның викторинасында откан билетны әтием белән әниемә бирәм

“Нур” театры спектакленә билетны әтием белән әниемә бирәм “Актаныш-информ” белән Уфаның “Нур” театры күптән түгел викторина уздырды. Җиңүчеләр Актанышта, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда сәхнәләштереләчәк “Көлмәгез, мин үләм” спектакленә чакыру кәгазе белән бүләкләнде.

Викторинаның беренче җиңүчесе Аеш авылыннан Фиразия Солтанова бүген үзенең бүләген алырга мөхәррияткә килде. “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев Фиразияга 4 билетның берсен тапшырды. 


-    Инстаграмнан “Актаныш-информ”дагы яңалыкларны гел карап барам. Районның бөтен тормышын, яңалыкларны чагылдырып барасыз, зур рәхмәт сезгә. Ә әбием Мөсәвәрә “Актаныш таңнары”нан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Әбием инде өлкән яшьтә, әнием нәкъ менә аның өчен район газетасын яздыра, үземне үзем белә башлаганнан бирле безнең өйдә газетаның килми калганы юк, дип, Фиразия “Актаныш таңнары” газетасына язылганлык турындагы квитанцияне күрсәтте. Бәйгенең шарты шундый иде, дөрес тавап бирүдән тыш, газетага да язылган булу кирәк. 


“Нур” театры турында ишетеп кенә белгән кыз “Актаныш-информ”ның викторина уздырганын күрү белән катнашырга уйлый. Сорауларга җавапны театрның сайтыннан кереп, тарихын өйрәнеп җавап эзли. Биремнәр әллә ни кыен булмаса да, Фиразия беренчеләрдән, тиз һәм төгәл җавап бирүе белән өлгерлек күрсәтте:
-    Бу минем өчен белемемне күтәрү кебек булды инде. “Нур” театрына нигез салучының беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина- Волжская икәнен белдем. Театр моннан 30 ел элек ачылып быел үзенең зур юбилеен каршылый икән.  
Фиразия чакыру кәгазен әтисе Фәриткә тапшырырга уйлый, ә әнием Минзәлирәгә билетны сатып алачакмын, ди :
-    Бу араларда концерт-спектакльләр булмады бит, әти-әнием рәхәтләнеп ял итеп кайтсыннар, аларга бу спектакль ошаячак дип уйлыйм, чөнки тамашачылар социаль челтәрләрдә яхшы фикерләр генә язып калдырган. 
Газетабызның тугры дуслары, викторина җиңүчеләре- Әтәстән Сөмбел һәм Айдар Хәбибуллиннарны һәм Актаныштан Чулпан Шәрипованы мөхәрриятттә көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев