Шәрип Шәймиев музей — йорты  – Илбашының мемориаль комплекс тупламасындагы ата-баба нигезе ул.

 

Шәрип Шәймиевнең музей-йорты – күпләргә үрнәк булырлык изге гамәл мисалы. Татарстанның тәүге Президентын үстергән гап-гади авылны күрергә килүчеләр өчен бу бина – татар йорты символы да әле. Аерым бер шәхеснең генә түгел, милләтебезнең үткәнен чагылдыручы музей буларак та игътибарны җәлеп итә ул.

Шәрип Шәймиев – 1930 елларда  туган якларыбызда беренчеләрдән булып оешкан күмәк хуҗалык  рәисе.  1941 нче елда үз теләге белән туган илебезне басып алучылардан якларга киткән сугышчы булуы өстенә авылдашыбыз – башка бик күп асыл сыйфатларга ия булган зат, Татарстан Республикасының беренче Президентын тәрбияләп үстергән олпат шәхес, төпле, кыю фикерле, таләпчән җитәкче дә әле. Ул шактый четерекле Бөек Ватан сугышы алды, сугыш чоры һәм аннан соңгы ачлык, ятимлек елларында җаны-тәне белән туган авылына, хезмәт сөючән халкына, яраткан эшенә чирек гасыр гомерен багышлый.

Данлыклы, булдыклы, затлы-зыялы Шаһимөхәммәт карт нигезендә, Шәрип аганың үз куллары белән 1954 елда җиткереп кергән йортны музей итеп үзгәртүне нәсел дәвамчысы Илшат Фәрдиев үз өстенә алды. Музей-йорт, капиталь ремонттан соң, тантаналы рәвештә 2005 елның 11 июлендә ачылды. Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер  Шәймиев, Сәкинә ханым һәм  аларның якын туганнары әлеге истәлекле вакыйганың кадерле кунаклары булды.

Шәрип Шәймиевнең музей-йорты 2011 елдан Татарстан Мәдәният министрлыгының  Актаныш районы Туган як музее филиалы буларак эшләп килә.  Хәзерге вакытта музей-йорт фондларында 724 берәмлек экспонат саклана.

Музей-йортның экспозиция залларында Шәрип аганың үзенә һәм гаиләсенә кагылышлы шәхси әйберләр, XX гасырга караган йорт җиһазлары һәм башка кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. Кайчандыр балалар тавышыннан гөрләп торган ишегалдындагы төзелешләр элеккеге чорларны хәтерләтеп кенә калмый, Шәймиевләр нәселенең көнкүреше һәм тырыш хезмәте белән үрелгән тормышын күзалларга ярдәм итә.

 Шәрип Шәймиев музей-йортыннан халык өзелми. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары  – музей-йортта  үткәрелүче  һәр чарада кадерле кунак. Әби-бабаларыбызның кендек каны тамган бу изге җирдә туган данлыклы шәхесләр – дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, хезмәт батырлары белән очрашулар, аларның тормыш юлына багышланган чаралар балаларыбызда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә бик зур әһәмияткә ия.

Актанышка чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән кунаклар, Әнәккә кагылып, музей белән танышып чыкмыйча китми. Туристларда ул, табигый, Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең  туып-үскән нигезе буларак зур кызыксыну уята.

Форсаттан файдаланып, мөхтәрәм авылдашыбыз, горурлыгыбыз – Миңтимер ага Шәймиевне олуг юбилее – 85 яшьлеге белән тәбрик итәбез. Барча милләтләрне үз күреп, якын итеп, киләчәк буыннарга ак юллар сызып күрсәтүче, бердәм, дус-тату эшләргә, яшәргә өйрәтүче Минтимер агага имәндәй нык сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер телибез. Сезнең белән бер дәвердә яшәвебез, алай гына да түгел, ата-бабаларыгыз нигезендә хезмәт кылуыбыз белән без, музей-йорт хезмәткәрләре, үзебезне икеләтә бәхетле саныйбыз. Сезгә әле тагын бик күп гомер бәйрәмнәрегезне сөенеп каршыларга язсын!

  Гөлназ Гыйбадуллина,
музей-йорты мөдире
Фотолар авторы: Сөмбел ТАИШЕВА

 Чыганак: "Мәгариф" журналы