Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш муниципаль район Башлыгы Э.Н. Фәттахов районыбызның матбугат хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле каләм ияләре — районыбызның матбугат чараларында хезмәт куючы журналистлар, "Татмедиа" АҖ филиалы "Актаныш-информ” хезмәтәрләре, журналистика ветераннары һәм аның серләренә төшенә башлаган яшьләр, яшәешебезгә даими яңалык кертеп барган блогерлар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Матбугат көне белән тәбрик итәм.

              Массакүләм мәгълүмат чараларының тормыштагы роле бәяләп бетергесез зур. Газета-журналлар өйгә килеп кергән кунак кебек. Алар үзләре белән район яңалыклары, кызыклы фикерләр, күңелле, кайчак гыйбрәтле дә хәбәрләр алып киләләр.

            “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллык тарихы бар. Әлеге вакыт эчендә газетаны чыгару, халыкка җиткерү юнәлешендә кемнәр генә хезмәт куймады. Газетаның нинди генә тармагын алсак та, һәркем үз эшен намус белән башкарып, җаваплылык хисе белән, газета укучылар кулына вакытында килеп керсен өчен бар тырышлыгын куя.

                Һөнәри бәйрәм уңаеннан, җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләрен дә тәбрик итәм. Актаныш халкы сезнең тапшыруларны көтеп ала, яратып тыңлый һәм карый. Матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга һәм тыңлаучыларыгызга карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз турында сөйли. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам.

Реклама

                 Матбугатның тәэсирле сүзе - үткен корал һәм аннан нәтиҗәле файдалану мөһим. Районыбыз эшчәнлеген үз вакытында яктыртуда, җитәкчелекне халыкка якынайтуда куйган иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

Актаныш муниципаль район Башлыгы Э.Н. Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев