Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш муниципаль район Советы депутатлары яңа Башкарма комитет җитәкчесен сайлады

Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш чираттагы 16 нчы утырышы узды. Сессия эшен район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

          Утырыш эшендә район Советының 34 депутаты катнашты. 


         Көн тәртибенә бер мәсьәлә - ТР Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә куелган иде.
         Татарстан Республикасы Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенә конкурс игълан ителгәннән соң әлеге вазыйфага 2 кандидат теркәлә. Берсе- Ильясов Рөстәм Алмаз улы һәм Сираева Лиана Рамил кызы


         Район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов депутатларны һәр ике кандидатураның тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Кандидатлар үзләре дә депутатлар каршында сүз алып сайлау алды платформасын тәкъдим итте.
 Үз чыгышында Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева депутатларны Рөстәм Ильясов исеме өчен тавыш бирүләрен сорады.  


         Район Советы депутатлары бертавыштан Рөстәм Ильясовны район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлады. Рөстәм Алмаз улы депутатларга үзенең инде Актаныш районында эшләп китүен, күпләрнең аның белән таныш булып, бергә килешеп эшләүләрен, киләчәктә дә Актаныш районының социаль-икътисадый үсеше өчен фидакарь хезмәт куячагын белдерде.


       Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовка улына яңа вазыйфасында уңышлар теләде.

Туган районы өчен бар күңелен биреп, бергәләп, киңәшләшеп эшләргә чакырды. Район тармакларын республикакүләм программаларга гына түгел, федераль программалар аша инвестицияләр җәлеп итү бурычын куйды.


•    Безенең белешмә:


         Ильясов Рөстәм Алмаз улы 1984 елда Чаллы шәһәрендә туган, 6 яшенә кадәр 
Актаныш районы Түке авылында яши.Югары белемле.    2003 елдан Мөслим районы үзәк хастаханәсендә икътисадчы, 2014 елның августыннан Мөслим торак коммуналь оешмасында сату бүлеге җитәкчесе, 2015 елның ноябреннән "Мөслим инженерлык челтәре" ҖЧҖ дә финанс- икътисад бүлеге җитәкчесе булып эшли. 
         2014 елның гыйнварыннан "Фирман" ҖЧҖ дә баш хисапчы, 2014 елның июненнән Мөслим районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе, 2015 елның августыннан "Хуҗалык тәэмин итү" МУП директоры булып эшли. 
           2016-2017 елларда Актаныш муниципаль районы башкарма комитетын җитәкли. 2017 елдан хәзергәчә Мөслим районы башкарма комитетының беренче урынбасары була. 
        Гомуми эш стажы – 19 ел, җитәкчелек стажы - 16 ел. 
        Өйләнгән, хатыны белән ике ул, бер кыз тәрбияли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев