Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Рөстәм Миңнехановны юбилее белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның олуг юбилее, Рөстәм Нургали улына 65 яшь тула.

               Район башлыгы Энгель Фәттахов үзенең инстаграм аккаунтында Республикабыз лидерын котлап бик матур эчтәлекле пост урнаштырган.

             

                     Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!
Сезне ихлас күңелдән барлык Актаныш районы халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән туган көнегез – 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез!

     Сез, Татарстан Республикасы өчен куйган хезмәтегез, эзлекле, уйланылган сәясәтегез нәтиҗәсендә халык тарафыннан югары бәяләнеп, зур ихтирам казанган, иңнәрегезгә олы гамь, олы җаваплылык алган шәхесләрнең берсе. Татарстаныбызда гына түгел, ил, дөньякүләм хөрмәтле һәм дәрәҗәле шәхес булуыгыз һәрчак горурлык хисләре уята!
                Алга таба да Республикабыз, халкыбыз, киләчәгебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп яшәргә язсын.
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Юбилеегыз белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм бәхетле көннәр телибез. Күпләргә үрнәк булып торган эш-гамәлләрегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

         

 Районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховның изге теләкләренә кушылабыз. Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улына Татарстанның һәрьяклы үсеше өчен куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә зирәк акыл, кыю холык белән республикабызның киләчәген кайгыртуда лидер булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев