Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы 104 укучысын олы тормыш юлына озатты

Бүген Сабантуй мәйданында район мәктәпләре укучыларының чыгарылыш кичәсе узды. 104 укучы унбер ел белем һәм тәрбия биргән уку йортлары белән саубуллашты.

Балаларны олы юлга озату тантанасына укытучылары, ата-аналар, җитәкчеләр килде. 
Бердәм дәүләт имтиханнарын 90 һәм аннан да югарырак балларга тапшырган укучыларны район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Рус теленнән БДИда 100 балл җыйган Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат укучысы Алинә Вәлиева, укытучысы Энҗе Шәгъзамова, әти-әнисе аерым хөрмәтләнде.
Туган ягыбыз данын яклап төрле чараларда актив катнашкан, мәдәни, фән, спорт, иҗат юнәлешләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 
Актанышның сәхнә йолдызлары бәйрәмдә иң матур җырларын башкарды. 
Район башлыгы Энгель Фәттаховның чакыруы буенча Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев "Чыгарылы-2021" бәйрәменә килеп, егет-кызларны котлады,  иҗат төркеме белән барлык тамашачыларга искиткеч концерт программасы тәкъдим итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев