Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов белән хатыны Сәрия Фәттахова беренчеләрдән булып гражданлык бурычларын үтәде

Технологик техникумда 621 сайлау участогы урнашкан. Әлеге участокта район башлыгы Энгель Фәттахов белән аның хатыны Сәрия ханым беренчеләрдән булып РФ Дәүләт Думасына сайлауларда үз тавышларын бирде.

-    Бүген Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланып китте. Өч көн дәвамында үзебезгә ошаган партия вәкилләрен, депутатларны сайларга тиешбез. Районыбызда яшәүче һәркем гражданлык бурычын үтәп үз тавышын бирер. Киләчәгебез шушы кешеләргә бәйле. Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен, бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне, аларның яшәешен кайгырту буенча алар нинди законнар чыгарыр, авыл хуҗалыгын, икътисадын үстерү, көчәйтү буенча яңа карарлар көтәбез. Шуңа күрә район халкын сайлауларда актив катнашырга чакырам. Без- актанышлылар бер генә сайлау компаниясен дә начар үткәрмәдек, район халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнашты. Бу сайлау компаниясе дә  шул дәрәҗәдә үтәр дип ышанам,- диде Энгель Фәттахов җирле журналистларга биргән интервьюда.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев