Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбызның социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген районыбызның социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә 115 хезмәткәр эшли. Әлеге җаваплы, зур сабырлык таләп ителә торган һөнәр ияләре зур хөрмәткә лаек. Авыр тормыш хәлендә калган яки сәламәтлеккә туймаган, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарының ныклы таянычлары, караучылары, сердәшчеләре алар.

                 

              Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәме белән котлап ныклы саулык-исәнлек, сабырлык теләде, башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

               Озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәт куйган хезмәткәрләрне тәбрик итеп Энгель Нәвап улы район башлыгының һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

               Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп торган өчен район җитәкчелегенә, аеруча шушы өлкәнең кураторы район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыевага рәхмәтен белдерде.

              "Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова социаль хезмәт күрсәтү юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштырды:

 

              -  Районыбызның социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2 бүлекчә бар: йортларга чыгып хезмәт күрсәтү һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре эшли. Безнең бүлектә 3, ә авыл җирлекләрендә бүлекнең 53 социаль хезмәткәре 320 кешегә хезмәт күрсәтә. 2021 елның июнь аеннан озак вакытлы карау системасы гамәлгә керде. Хәзер социаль хезмәткәрләр район үзәк хастаханәсе белән берлектә медицина ярдәме дә күрсәтәләр. 


          Социаль хезмәткәрләр авыр, авыр тормыш хәлендә калган, социаль яктан куркыныч гаиләләр белән эшлиләр. Җирлекләргә даими чыгып бу гаиләләрнең тормышларын җиңеләйтү, гаиләдәге балаларның мәнфәгатьләрен кайгыртуда көчләрен кызганмыйлар. "Мин үземнең хезмәттәшләремә авыр һәм кирәкле эшләрендә уңышлар телим һәм рәхмәтемне белдерәм,",- диде Дәния Рәсим кызы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев