Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очрашты

Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Актаныш-информ" коллективы белән очрашты.

             "Актаныш таңнары" газетасы, Актаныш телевидениесе һәм радиосы, AKTANYSH-RT.RU сайтын берләштергән "Актаныш-информ" коллективында 15 кеше хезмәт куя.

 "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә мондый 4 тармакны берләштергән үзәкләр бик сирәк. "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашуда һәр тармакның эшенә анализ ясады. 

              Энгель Нәвап улы һөнәри бәйрәмнәре белән котлап журналистларга, башка хезмәткәрләргә матур итеп эшчәнлек алып барулары өчен рәхмәтен белдерде. Алдагы хезмәт дәверенә бурычлар билгеләде, теләкләрен җиткерде. 

              "Актаныш-информ"ның "Актаныш таңнары" газетасы быел 90 еллык юбилеен каршылый. Районның бердәнбер басма матбугатының юбилеен лаеклы оештыру һәм үткәрү  буенча эшлекле сөйләшү булды. Район үзәгендә күптәннән төзекләндерү көтүче бина быелгы бәйрәмне яңарып, матурланып каршы алырга тиеш. Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов әлеге уңайдан боз кузгалуын хәбәр итте. Шулай ук техник җиһазлар, заманча аппаратура белән тәэмин итү дә көн кадагындагы мәсьәлә.

             Матбугат көне уңаеннан Энгель Нәвап улы "Актаныш-информ"да эшләүче һәрбер гүзәл затка чәчәк гөлләмәләре тапшырды.

Очрашудан соң коллективны мул табын көтә иде.

Биредә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да изге теләкләрен җиткереп, коллективка уңышлар теләде.

            Район җитәкчелеге тарафыннан хезмәтебезгә карата җылы, ихтирамлы караш һәм лаеклы бәя алу без каләм ияләре өчен аеруча кадерле. Алдагы иҗади хезмәтебезгә илһам, рух ныклыгы алып, яңа көч-куәт белән янә яраткан эшебезгә тотындык. Каләмебез очлы, күңелебез күтәренке, үзебез сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев