Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы педагоглары Мордовия республикасында тәҗрибә уртаклаша

Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттәхов җитәкчелегендә "Адымнар- Актаныш" күптелле гимназия укытучылары Мордовия Республикасында эшлекле сәфәрдә булды.

           Актаныш делегациясе Мордовия мәгарифендә генә түгел, Россиядә абруйлы булган "Республика лицее"  эшчәнлеге белән танышты.  Әлеге лицей Россиядәге белем һәм тәрбия бирүче беренче өчлектәге уку йорты. 

          Шулай ук районыбыз җитәкчесе Энгель Фәттахов Мордовия Республикасының Мәгариф министры Елена Солдатова белән очрашты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев