Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районында балык тоту кагыйдәләрен бозган 11 гражданга карата административ беркетмә төзелгән

Агымдагы елда балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен 11 кешегә карата административ беркетмәләр төзелде. Күпчелек БР Нефтекама, Уфа, Агыйдел, Октябрьск шәһәрләреннән, районның Мәсәде, Актаныш авылларында яшәүчеләрнең хокук бозулары ачыкланды.

ТР  ЭЭМ тарафыннан 25 апрельдән 5 июньгә кадәр «Нерест» кисәтү-оператив акциясе уза.  Республиканың барлык сулыкларында хокук бозу очраклары ачыклана. 

Һәркемгә билгеле булганча, балыкларның уылдык чәчү чорында - «судагы тынлык» вакытында - законсыз балык тоту тыела. «Нерест» операциясе барышында балык тоту буенча башка төр чикләүләр дә кертелә. Мәсәлән: яр буеннан балык тоту бер генә кармак белән рөхсәт ителә, кармак  ике элмәктән тә (крючок) артмаска тиеш. Көймәдән балык тоту да тыела. Әгәр балык ятьмәгә тотылса, закон бозучыга штраф, яисә башка катгый җәза күреләчәк, аны жинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр. 


Операция дәвам иткән чорда  район полиция хезмәткәрләре тарафыннан түбәндәге төр хокук бозулар инде ачыкланган: 
-  30 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1957 елгы  граждан  Кәзкәй авылыннан 150 метр  ераклыкта урнашкан Сөн елгасында ятьмәгә балык тота. Аңа карата административ беркетмә төзелде.  
- 4 май көнне Оренбург өлкәсендә яшәүче 1959 елгы граждан Уразай авылы янәшәсендә  «Түбән Кама сусаклагычы» сулыгында спиннинг ярдәмендә балык тота. Аңа карата да административ беркетмә төзелде. 
- 13 май көнне Иске Иделдән 10 метр озынлыкта ятьмә алынды.
- 15 май көнне Әҗәкүл авылында яшәүче ике граждан Иске Идел янында балык тоту өчен  тыелган корал-ятьмә белән тоткарландылар. 
- 15 май көнне Яңа Кормаш авылы янындагы сулыкта көймә белән балык тотучылар ачыкланды. 
- 15 май көнне Әҗәкүл  авылында яшәүче 1964 елгы граждан Агыйдел елгасында көймә ярдәмендә 50 метр озынлыкта ятьмә урнаштырганда тоткарланды. Аның хәрәкәтләрендә РФ Жинаятьләр кодексынын 256 нчы маддәсендә каралган жинаять билгеләре күренә.    
- 15 май көнне Әҗәкүл авылында яшәүче 1980 нче елгы граждан көймә ярдәмендә 23 метр озынлыктагы ятьмә урнаштыра. Тикшеру барышында ятьмәдән балыклар алынды.
- 15 май көнне 1986 елгы гражданка Әҗәкүл авылы янында Агыйдел елгасында көймә ярдәмендә 50метр озынлыкта ятьмә суза. Аның да ятьмәсеннән балыклар алынды. Ханымның хәрәкәтләрендә дә жинаять билгеләре күренә.  куренэ. Тикшерү бара.   


Агымдагы елда балык тоту кагыйдәләрен  бозган өчен 11 кешегә карата административ беркетмәләр төзелде.  Күпчелек БР Нефтекама, Уфа, Агыйдел, Октябрьск шәһәрләреннән, районның Мәсәде, Актаныш авылларында яшәүчеләрнең  хокук бозулары ачыкланды.    


Браконьерлык фактлары турында  02, кәрәзле телефон аша 102 номерын җыеп, район полиция бүлегенә хәбәр итсәгез иде, хәбәрләр аноним төстә дә кабул ителә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев