Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Яңа Кормаш авылында янгын вакытында үлгән кешеләрнең шәхесен ачыклыйлар

Коткаручылар килгәндә агач йорт тулысынча яна торган була.

Актаныш районындагы Яңа Кормаш авылында янгын турында кичә 21.35 сәгатьтә коткаручыларга хәбәр итәләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр агач йортны ут чолгап алуын ачыклый. Ул 40 квадрат метр мәйданда була.

Янгын хәрабәләрен актарганда ир-ат мәете табыла, ул йорт хуҗасы дип фаразлыйлар. Янгын вакытында өйдә тагын бер кеше булуы ихтимал дигән белешмә бар.

Соңрак биредә үк тагын бер мәет табыла.

Янгын сәбәпләре һәм мәетләрнең шәхесләре ачыклана. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-08-2021/aktanysh-rayonynda-yangyn-vakytynda-lg-n-keshel-rne-sh-hesen-achyklyylar-5834992

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев