Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Актаныш таңнары" газетасына язылучыларга бүләк әзерләгән иганәчеләргә зур рәхмәт!

                 “Актаныш таңнары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылуын хәбәр иткән идек.  Иң олы бүләк- сарык бәрәне Күҗәкә авылында яшәүче Ләйсән Акмаловага насыйп булды. 

                 Ләйсән Акмалова озак еллар Күҗәкә китапханәсендә хезмәт куя. “Актаныш таңнары” газетасына язылмый калган вакыты юк. Бүләкне бик сөенеп кабул итте ул. 

              “Татмедиа” АҖ филиалының “Актаныш-информ” тарафыннан оештырылган отышта 17 бүләк уйнатылды. Кыйммәтле бүләкләрнең бер өлешен "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррияте әзерләсә, авыл хуҗалыгына караганнары- сарык бәрәне, бодай, бәрәңге, печән кипләре иганәчеләребез бүләге.  Фермер Тәлгать Арсланов, "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев, "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев, "Әнәк" агрофирмасы директоры Фарис Фәтхиевкә бу уңайдан олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев