Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“Актаныш таңнары” газетасына язылып Күҗәкәдән Ләйсән Акмалова бәрән отты

“Актаныш таңнары” газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүген отыш уены узды.

          Отышта катнашу өчен 581 абунәче газетага язылу турында квитанция тапшырган иде. 10 язылучы Балалар иҗат үзәгенә килеп отыш барышын үзләре үк карап, күзәтеп торды. Барысы 17 бүләк уйнатылды. 
           Бүләкләргә ия булучыларның исемлеге белән танышыйк. 
Аш-су бүлмәсе өчен үлчәү-  Актаныштан Зөбәрҗәт Янгировага; үлчәү- Актаныштан Сирина Исламовага; чәйнек- Яңа Җияштән Галинур Мирзагалиевка; пычак җыелмасы- Мерәстән Асия Фәрдиевага; фен- Чирүдән Фәвәсим Гыйльфановка; стаканнар җыелмасы- Илүсә Хановага; термос- Актаныштан Шәйхенур Исламовка; торт кую савыты- Актаныштан Таһир Харисовка; үтүк- Калмаштан Тәгъзимә Нуретдиновага; 2 капчык бәрәңге (бер капчыгы-орлык, икенчесе-ашый торган) Такталачыктан Илүс Габдуллинга һәм Мәсәдедән Олег Маровка;  печән- Такталачыктан Алгиз Мохтаров белән Югары Яхшыйдан Лилия Мадьяровага, бодай- Актаныштан Лилия Кирамовага һәм Яңа Әлемнән Җәүһәрия Әюповага  чыкты. Отышның иң олы бүләге- бәрән Күҗәкәдән Ләйсән Акмаловага насыйп булды.

 

             Отыш ияләрен “Актаныш таңнары” газетасы мөхәрриятендә көтәбез. Бәрән, печән, бәрәңге отучылар алдан 8-937-298-12-81 телефонына шалтыратып килүегезне үтенәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев