Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш укучылары арасында җәйге каникулда эшләргә теләүчеләр арта(фотолар)

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов елдан-ел укучыларның җәйге каникулда эшкә урнашырга теләк белдерүчеләр арта баруын әйтте.

 Быелгы җәйдә 57 балага эш урыны тәкъдим ителгән.

Иң күп эшкә урнаштыручы оешмалар: “Актаныш” һәм “Әнәк” агрофирмалары, Нур Баян исемендәге хуҗалык, “Айяр” кибетләре, “Челтәр компаниясе”.  

Хезмәт хакы белән бергә укучыларга дәүләт ярдәме дә бирелә: халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 2200 сум акча түли. 

"Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлегенең амбар алдында биш мәктәп укучысы хезмәт куя. Амбар хезмәтчәннәре- тәҗрибәле әниле-кызлы Фәймә белән Ләйсән Нигъмәтуллинналар егетләрне тиз, җитез эшләргә өйрәтә. Оныклары, уллары Илнар да өйдәгеләр белән көн саен эшкә йөри. Актанышның беренче санлы мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган егет иптәшләре белән уртак тел тапкан. Шушы ук мәктәптән Илмир Сәлимгәрәев һәм Такталачыктан Булат Галиев та төшеп калганнардан түгел. Бертавыштан "Эшкә теләп киләбез, буш вакыт файдага уза, акча да эшләп әти-әниләргә ярдәм итәбез", диләр.

Агрофирманың Актаныш бүлеге агрономы Газинур Әхмәев хуҗалыкта хезмәт куйган балаларның әти-әниләренә биргән тәрбияләре өчен рәхмәт әйтте, укучыларның үз-үзләрен тотышларыннан канәгать булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев