Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш укучысы Илнур Әмирханов "Тархан" 2022 тарихи-мәдәни конкурсы җиңүчесе

Бүген "Тархан" 2022 тарихи-мәдәни конкурсына йомгак ясалды. Нәтиҗәсе Актаныш районы өчен бик куанычлы.

Актанышның икенче санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илнур Әмирханов 9-11 сыйныф укучылары катнаша торган "Тархан" күп этаплы интеллектуаль телевизион шоуның соңгы этабына уңышлы үтеп, бүген җиңү яулады.

 

Илнур әлеге зур җиңүе белән зур бүләккә лаек булды, ул конкурсларсыз гына Казан федераль университетына укырга керәчәк. 


Афәрин, Илнур! Сине ихластан котлыйбыз! Яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев