Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә – көндәлек проза ул!(+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)

“Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә, ялкын сүрелми” дигән канатлы сүзләр 15 май -Халыкара гаилә көненә аеруча туры килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гади, 5 хәрефтән генә торган сүз, ә үзендә нинди олы мәгънә, җылылык һәм рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә.

                                           Бүген Актаныш районының Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан бик матур чара узды. Аны ЗАГС җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева оста итеп алып барды. Биредә безнең иҗади төркем дә үз эшчәнлеген алып барды. Тиздән видеорепортаж тәкъдим итәрбез!

                                           Җәмгыятебез үсешенең һәр чорында гаилә кыйммәтләрен олылау яшь буын вәкилләрендә гаилә институтына һәм туган милләтнең рухи мирасына хөрмәт тәрбияләүдә зур роль уйный. Инде 10 ел эшләп килгән Гаилә мәктәбенең чираттагы очрашуында районыбыз имам-мөхтәсибе - Руслан хәзрәт Мортазин, өлкән психолог - Фәһимә Зиннур кызы Шәйгәрданова һәм Актаныш 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары, җитәкчеләре Гүзәл Зәкиева катнашты. 

                                           Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.  Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена янәшәбездә булган иң якын кешеләр, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы уңай, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклаучы да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев