Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның икенче санлы мәктәбендә «Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясенә багышланган чара узды

Бу көннәрдә “Блокада ипие”, “Ленинград блокадасы” дигән сүзләр еш яңгырый. Район мәктәпләрендә, мәдәният учреждениеләрендә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган патриотик чаралар уза.

           Ел саен гыйнвар аенда мәктәпләрдә “Блокада ипие” акциясесе оештырыла. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә бер көнгә 125 грамм ипи бирелгән.

           Укучылар өчен дә мондый чаралар эссез узмый, тормыш кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.

                Сугышка кадәр Ленинградта 3 миллион 200 мең кеше яшәгән булса, сугыштан соң бу сан 1 миллионнан чак кына артыграк калган. Ул елларда ленинградлыларның күбесе ачлыктан һәм салкыннан үлгән.

872 көн дәвам иткән блокада 1944 елның 27 гыйнварында өзелгән.

        Акция кысаларында районның барлык  белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә «Блокада ипие» Бөтенроссия хәтер акциясе уза. Аның барышында укучыларга, авыл халкына блокада турында мәгълүмат, «блокада» икмәгенең символик кисәкләрен таратыла, ветераннарга ярдәм оештырыла.

        Фотоларда Актанышның икенче санлы мәктәбендә узган акция күренешләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев