Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның Күпфункцияле үзәгендәге Халык санын алу участогына 419 кеше мөрәҗәгать иткән

Халык санын алуның соңгы атнасы бара. Актанышлылар әлеге кампаниядә зур активлык белән катнаша.

               Ленин урамында урнашкан күпфункцияле үзәктәге стационар участогына 15 октябрьдән шушы көнгә кадәр 139 хуҗалыктан вәкил килеп үз хуҗалыгы, гаиләсе турында мәгълүмат биргән. Барысы 419 кеше исәпкә куелган. Стационар участоктагы вакытлыча килешү нигезендә халык санын алучы Зәһинә Исламова 419 кешенең икесе башка милләттән-рус һәм чуваш дип яздырдылар, калганнары татарлар иде, дип стационардагы эшчәнлек турында таныштырды:


         -    Безгә моңарчы читтә яшәгән һәм хәзерге вакытта пропискалары да читтә булган кешеләр килеп үзләре турындагы мәгълүматны җиткерде. Шулай ук халык санын алучы килеп тә үзләре белән очраша алмаганнар, капка-ишекләрен гел биктә тотучы гражданнар стационар участокта халык санын алуда катнашты, ди Зәһинә Исламова.
 

        Стационар участок көн саен эшли. Шимбә- ял көнендә дә халыкны кабул итү оештырылган. 


            Хөрмәтле райондашлар!
         Әгәр халык санын алуда катнашырга өлгермәгәнсез икән, Ленин урамында урнашкан 4 йорттагы күпфункцияле  үзәккә мөрәҗәгать итәргә була. 

 

           Гражданлык бурычыгызны үтәү өчен “Госуслуги РФ” сайтыннан файдалана аласыз, пандемия булу аркасында онлайн мәгълүмат бирү 14 ноябрьгә кадәр озайтылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев