Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта 47 миллион сумга төзекләндерелгән 4 кварталны ачу тантанасы булды (фотолар)

Быелгы җәйдә “Безнең ишегалды” программасы кысаларында Актаныш авылының 4 кварталы төзекләндерелде.

          Күпфатирлы йортлар урнашкан квартал чокыр-чакырдан гына тора иде. Хәзер биредә юллар йомырка тәгәрәтерлек: йорт подъездларына шома, асфальт юл илтә. Бордюрлары да яңа.  Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр 4 кварталда яшәүчеләр белән төзелеш дәвамында очрашып торды. Халык фикеренә колак салып проектка үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, кварталга керү юлы моңарчы берәү генә булып, кыенлыклар тудырса, хәзер автомобильләр ике ачыклыктан керә-чыга ала. Чүп түгү контейнерлары яңартылган, балалар мәйданчыклары  зурайтылган, яңа җиһазлар куелган. Караңгы төшкәч тә биредә яп-якты, төнге утлар куелган. Барлык төзелеш эшләрен “Актаныш юллары”  оешмасы һәм “Яран” ТМШ төзүчеләре башкарып чыккан. Киләчәктә ТМШ белән берлектә кварталдагы буш урыннарга агачлар, чәчәкләр утырту, газон үләне чәчү планлаштырыла. 
       

        Бүген биредә яшәүчеләр белән очрашкач, район башлыгы Энгель Фәттахов йортларга капиталь төзекләндерү үткәрәчәкбез дип, яңарышның дәвамлы булачагын вәгъдә итте. 

Реклама

          Татарстан Республикасы Җирле үзидарәләр ассоцияциясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәзер авыл белән шәһәр арасындагы аерманың юкка чыгуын, хәтта авылларның өстенлеге арта баруын әйтте:
 

-    Авылда чиста һава, табигать. Бүген республика җитәкчелеге исеменнән Актаныш халкына рәхмәт сүзләре генә әйтәбез. Сез республиканың социаль-икътисадый үсешенә бик зур өлеш кертәсез. Республика районнарын без һәрвакыт күзәтеп торабыз. Алар арасында Актаныш районы аерым бер урын алып тора. Сез бик матур урында яшисез. Күпсанлы республика программалары арасында “Безнең ишегалды” программасы район үзәге, шәһәрләрнең йөзен матурлый, халыкның тормышын уңай якка үзгәртә.

 

           Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин төзүчеләргә, аларга ярдәмгә килгән, җыештыруда катнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә рәхмәт әйтте, ишек алдын чиста-матур тотарга чакырды. 
          4 кварталда гомер итүче Әлфисә Гыймазова рәхмәтен шигырь юллары аша җиткерде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев