Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта бозлавыкка каршы көрәш бара

Һава торышының кискен үзгәреп китүе юлларда искиткеч куркыныч ситуация тудырды. Машиналар йөри торган киң юллар, җәяүлеләр сукмаклары боз белән капланды.

              Кабул ителгән таләпләр буенча бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү вакыты тайгак вакыты беленгәннән алып дүрт сәгатьтән дә
соң башкарылмаска тиеш.


                Әлеге вакытта Актаныш юлларын чистарту тулы куәт алды. “Ант”, “МТЗ” техникалары җәяүлеләр сукмакларына ком сибеп йөри.

КДМ техникасы күпфатирлы йортларның ишек алларына шулай ук ком тарата. 


                  Актаныш авылындагы юл өслекләрен, тротуарларны кардан, боздан һәм чүп-чардан чистарту; тайгак яки бозлавык булганда җәяүлеләр зонасына, баскычларга ком сибү, юл катламнарын бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү; язгы чорда карны көпшәкләндерү һәм кар суларын агызуны оештыру “Актаныш юллары”, “ИТК” һәм “Коммунсервис-Актаныш” оешмалары карамагында. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев