Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Абилимпикс” бәйгесе старт алды

Инвалидлар декадасы кысаларында Актанышның технологик техникумы сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар арасында “Абилимпикс” конкурсның яңа проектын башлап җибәрде.

                   Проектның беренче көнендә техникум студентлары баллы торт пешереп караган. 
                   Бүген исә техникумның заманча җиһазландырылган аш-су әзерләү залында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты”ннан килгән укучылар көч сынашты. Кызлар-егетләр 3 төркемгә бүленеп татар халык ашларының берсе –өлеш әзерләде. 

                     Мәктәп- интернатта йорт эшләре укытучысы Ләйлә Галиева “Әлеге балалар тормышта үз урыннарын таба алсын, йорт эшләрен белсен өчен дәрестә аш-су серләренә дә өйрәтәбез”, ди.

Бәйгегә килер алдыннан укучылар өлешне бер тапкыр әзерләп караган инде: бәрәңге һәм суган әрчү, камыр басу, җәемгә эчлекне салып матурлап бөгү, соңыннан эш урынын пөхтәләп җыештырып кую- балалар бу конкурста сынатмадылар. Проект җитәкчесе Лилия Вәлиева  конкурс бер яктан укучылар өчен профориентация, икенчедән йорт эшләренә өйрәтү, ризык әзерләү осталыгына, иҗадилыкка өйрәтә дип саный. 


                Җиңүчеләрне техникумның мәҗлесләр залында котлаячаклар. 

               Иртәгә, проектның өченче көнендә аш-су әзерләү залына авыл җирлекләреннән дә кунаклар көтәләр. 60 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар гөбәдия пешереп осталыкларын күрсәтәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев