Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумының секция утырышы узачак

Иртәгә, 3 августта Актанышның гуманитар гимназия-интернаты башкалабыз Казаннан кунаклар кабул итәчәк.

                     Биредә муниципалитетларның социаль проблемаларын чишү һәм коммерцияле булмаган оешмаларның потенциалы һәм аны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның V Республика форумының  секция утырышы булачак. 

           Форумда грант конкурсларында катнашу аша социаль проектларга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре, муниципалитетның кеше капиталына инвестицияләр ясавы һәм аларның нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасы “Аграр Яшьләр Ассоциациясе"нең социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар белән эш тәҗрибәсе,  Чистай шәһәрендәге Гаилә үзәге практикасы, Татарстан Республикасында балалар хәрәкәте үсеше перспективалары һәм башка темаларга чыгышлар тыңланачак.

           Шулай ук форум кысаларында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева һәм Актаныш районы җитәкчесе Ленар Зарипов катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшү узар дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев