Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: Истәлекләрдә тарих саклана

1977-1978 елдагы Альбом-эстафетада язылган комсомол ветераннары истәлекләре саклана.

            1938 еллар комсомолы Әгъҗибә Әбләева сөйләп калдырганнардан:
 

Мин комсомолга 1938 елда Актаныш урта мәктәбендә укыганда кердем. Ул вакытта район комсомол оешмасы секретаре Шәрифуллина иде. 
VIII-X сыйныфта укыганда башлангычларда пионер вожатые булып эшләдем. Тагын шулар комсомол поручениеләре иде: лозунглар язу, комсомол, пионер почмаклары булдыру. Драмтүгәрәкләргә катнаша идек.
1940-1941 елда Иске Әлемдә укытучы, комитет әгъзасы, агитатор, газета редакторы, драмтүгәрәк җитәкчесе булдым.
1941-1942 уку елында Чуракай җидееллык мәктәбендә укыта башлагач та шушы ук эшләрне башкарырга туры килде. Комсорг сугышка киткәч, мәктәп укучылар һәм укытучылар комсомол оешмасы секретаре булып эшли башладым. Берьеллык, кварталлык, айлык, хәтта атналык план төзедек. Ул вакытта район комсомол комитеты секретаре Гыйззәтуллина иде. Мәктәп комсомол оешмасы белән колхоз комсомол оешмасы эшне бергә алып барды. Секретаре Сәвия Хираҗева иде. Массага мәдәният хезмәте күрсәтүгә игътибар зур иде. Айга бер мәртәбә халык алдында спектакль, концертлар белән чыктык.
Фронт декадалары оештырып, төнге сменаларда көлтә ташу, ашлык тарту, сугу, дәүләткә тапшыру; язын җир чистарту, чәчү, урып-җыю комсомоллар көче белән башкарыла иде. Фронт өчен җылы киемнәр (бияләй, оекбаш) әзерләү, самолетлар эскадрильясына акча җыйнау, заем компанияләре; хуҗалыкта терлекчелеккә практик ярдәм; атларны һ.б. терлекләрне шефка алып тәрбияләү, төнге дозорлар, дежур торулар, осовиахим түгәрәкләре мәктәп һәм авыл комсомол оешмалары белән берлектә үткәрелде.
Бу чорда Шакирҗанов партия оешмасы секретаре дә, авыл советы рәисе дә иде. 1946 елдан 1948 елга кадәр иптәш Басыйров булды. Иптәш Басыйров җитәкчелек иткән чордагы комсомол хәрәкәтен мин беркайчан да онытмам.

          Әйе, элекке комсомоллар авыр еллар булуга карамастан, сынатмаганнар, тырыш хезмәт куйганнар.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев