Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышыбызда 50нче сабый аваз салды!

Җирлекнең үзәк хәстәханәсенең бала тудыру йортын янәшәсендә, 23 апрель көнне шактый шатлыклык хакимлек итте. Язгы нурлы кояш та хәтта елмайган төсле тоелды. Районыбызның матур һәм күркәм, яшь пары Илназ һәм Гөлъяр Шәемовларның туганнары һәм якыннары бала тудыру йортыннан нәни Илһанны һәм әнисен каршыларга җыелган иделәр.

                                                   Әлеге гүзәл, яшьлек хис-тойгылары, гаилә  хозхурлыгы белән сугарылган мизгелләрнең шаһитлары – безнең иҗади төркем дә булды. Төсле, аллы-гөлле шарлар, берсеннән-берсе искиткеч, күз явын алырлык гөлләмәләр белән бала тудыру йорты күтәрмәсе тулган иде.
Без, күзләреннән сөю, ярату, ихлас шатлык чаткылары атылып торган яшь әти – Илназ Шәемов, кодагыйлар – Зөлфия Шәемова һәм Гөлчәчәк Фәррахова белән аралашып алдык, сөнечләрен уртаклаштык.

 
Зөлфия Шәемова, Такталачык авылыннан:

Яшьләр безгә кайтачаклар. Инде 2нче оныгыбыз, улыбызныкы. Гаиләбез ишәйде, Шөкер, Аллаһ Тәгаләнең зур бүләге, безнең өчен зур бәйрәм.

Гөлчәчәк Фәррахова, Яңа Әлем авылыннан:

Без оныгыбыз туганын түземсезлек белән көтеп алдык. Илләр тыныч, дөньячар имин булсын. Бәби туйлары гөрләтеп, кода-кодагыйлар белән рәхәт итеп, күңелле вакыйгалар белән яшәргә насыйп итсен.

 

                                                   Актаныш районының ЗАГСы җитәкчесе Гөлфинә ханым Мөхәммәдиева үз чиратында яшь гаиләне беренче сабыйлары тууы уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде. Аларга саулык-сәламәтлек белән улларын үстерүне теләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен тапшырды һәм бик зиннәтле, хуҗабикәләр өчен бик кыйммәтле – “Татар милли аш-сулары” энциклопедиясен бүләк итте.
Бәхетле үссен улыгыз, Илназ һәм Гөлъяр!


                                                   Әйткәндәй, узган ел белән чагыштырганда Актанышта шушы вакытта 44 бала туган булса, быел 50. Димәк, демография әкренләп ныгый, үсеш ала, гаилә коручы мәһабәт парлар саны арта.
Сәламәт, бәхетле, пар канатлы булып үссен сабыйларыбыз, балаларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Яңалыклар Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Хәбәрләр Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Юлай Низаев Ил-көн хәбәрләре Демография Бүген республикада 50нче сабый