Актанышлыларны «Чаңгы юлына барлык яшьтәгеләр дә буйсына» ярышларына чакырабыз!
22 январьда «Бүләк» чаңгы базасында һәвәскәр чаңгычылар арасында «Чаңгы юлына барлык яшьтәгеләр дә буйсына» дип аталган чаңгы ярышларының 2 этабы узачак.
Чара Актаныш районының Чаңгы спорты федерациясе президенты призына үткәрелә һәм 18:00 сәгатьтә башлана.
Үзегезнең чаңгыда шуу осталыгын күрсәтү һәм кышкы атмосферадан ләззәт алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Алда ял көннәре, чаңгыларыгызны алыгыз да табигатькә чыгыгыз. Безнең «Бүләк" һәм "Нөркә" чаңгы базаларында шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр зур, һәм, мөгаен, төп приз да сезнеке булыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев