Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышның 619 нчы сайлау участогына теркәлгән 674 сайлаучының 9 -ы өйдә сайларга теләк белдергән (фотолар һәм видео)

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 619 нчы сайлау участогы урнашкан.

          Биредә Актаныш авылының Ленин һәм Тынычлык проспектында яшәүчеләр үз тавышларын бирә.

Иртәнге сәгатьләрдән үк сайлау участогында җанлылык, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр гражданлык позицияләрен белдерергә беренчеләрдән булып участокларга килә.

        619 нчы сайлау участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов "Сайлаулар иртәнге 7. 00 сәгатьтә дәүләт символлары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән башланды",- дип быелгы сайлауның үзенчәлеген билгеләп үтте.

Исемлектәге 674 сайлаучының 9 -ы өйдә сайларга теләк белдереп сайлау комиссиясенә гариза язган.

Комиссия әгъзалары төшке аштан соң  сайлаучыларның өйләренә барып тавышларын бирдерәчәк. 

         Актаныш авылында бүген ике сайлау участогы эшли. 619 нчы  участокка караган сайлаучылар дүртенче чакырылыш Актаныш авыл җирлеге Советы депутатын өстәмә  сайлауларда ЛДПР партиясеннән Марсель Габдрахманов һәм депутатлыкка үз-үзен күрсәткән Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов кандидатуралары арасыннан берсен сайлый.    

Сайлау участокларына килүчеләргә ишектән керүгә үк термометрия үткәрәләр, битлекләр кигертәләр.

Участоклардагы эш барышы видеокүзәтүгә алына.

Күзәтүчеләр, хокук сакчылары сайлаудагы тәртипне барлап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев