Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актанышта 2 бүлмәле фатир янган, сәламәтлегенә зыян күрүче хатын-кыз бар

Кичә, 23 март көнне, иртәнге 05:47 Актанышның Тынычлык проспектындагы 5 санлы йортта янгын чыгу турында районның янгын сагына хәбәр керә.

 Янгын нәтиҗәсендә беренче этажда урнашкан ике бүлмәле фатир уттан зыян күрә. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән әлеге күпфатирлы йортта яшәгән 7 граждан коткарыла. Кызганычка каршы янгын нәтиҗәсендә 1976нчы елгы бер ханым тән җәрәхәтләре алып Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.

Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов:

- Кешеләр саулыгына күбрәк зыян алган, һәлак булган янгыннар күп очракта төнге вакытка туры килә, чөнки бу чакта күпчелек кешеләр йоклый һәм янгын соңгы моментка табыла.

103нче янгын сагы бүлеге халыкны махсус автоном янгын извещательләрен урнаштырырга үгетли, киңәш итә. Әлеге прибор янгынны башлангыч стадиядә ачыклап, сигнал биреп сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга мөмкин!

Илгиз Айратович, әлеге янгынның сәбәбе билгелеме яки беренчел сәбәбе ачыкландымы соң?

- Беренчел сәбәбе - әлеге дә баягы тәмәке тартканда саксызлык.

Хәвеф сагалап тора шул. Бурдан – кала, уттан калмый, дигән халык мәкален хаклап, янгынга каршы чараларны санлап яшик, райондашлар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев