Актаныш

Алкино-2 авылында яшьләр сөрем газыннан агуланган

МЧСка Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 авылында ике кешенең гараж кооперативында автомобильдә агулануы турында хәбәр килә.

Фаҗига нәтиҗәсендә егет һәлак була, кыз дәваханәгә озатыла. Яшьләр сөрем газы белән агуланган. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте.   "Хөрмәтле гражданнар! Сөрем газының төсе дә, исе дә юк, әмма аның кечкенә дозасы да үлем белән тәмамланырга мөмкин", - дип мөрәҗәгать итәләр ведомствода.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: