Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

“АЛТЫН БӘКЕ” – АКТАНЫШБАШ БРЕНДЫ( МАХСУС РЕПОРТАЖНЫҢ ДӘВАМЫ)

Кышкы салкынча көнне балык тоту – инкяр итмәссез, үзенчәлекле шөгыль, мавыгу. Боз өстендә салкын җилдән курыкмыйча, балык тотып утыручыларны күреп гаҗәпләнү дә мөмкин. Гомумән алсак та, балыкчылык – үзенә күрә бер азарт!

                                         Көн салкын булса да  “Алтын бәке” балыкчылар ярышы бәйрәмендә, зурлар да, бала-чага да рәхәтләнеп күңел ачты. Райондашлар белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп кайтуга ни җитә?!  Бирегә балык тотуның яңа ысулларын, хикмәтләрен белергә дип килүчеләр дә бардыр, мөгаен. Тик балыкчылар үз серләрен беркемгә дә чишми икәне билгеле! Ә шулай да, безнең иҗат төркеме бу серне ачыкларга, кыш көне балык тотуның хикмәтен белергә тырышты.
Белдек тә шикелле!

Чараның тантаналы ачылышын алып баручы Сирина Шәехова: 


Зур балыклар тотыгыз! Күп балыклар тотыгыз! Тәмле чәйләр һәм эссе шулпалар белән сыйланып алыгыз. Ә ярышлар башлар өчен бәйрәм микрофонын Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка тапшырам, дип башлап җибәрде.


Ленар Рафак улы:


Бик зур рәхмәт, сезгә! Һава торышының нинди булуына карамастан килгәнсез, бәйрәмнәр белән!
Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Сәламәтлек, уңышлар, дөнья иминлеге телим!


Алга таба районның аучылык җәмгыяте рәисе Ильяс Галләмов ярышның шартлары белән таныштырды, бу кагыйдәләрдән тайпылу ярамаганлыгын искәртте. Хәвефсезлек һәм иминлекне саклауга чакырды. Ярышлар шәхси һәм гаилә белән катнашу форматларында иде. Махсус флажоклар белән билгеләнгән территориядән чыгу тыелды. Гаделлек хөкем итсен өчен: бер балыкчыда бары тик 1 кармак булуы шарт булды. Күршеңә, дустыңа балыкны бирү, биреп тору кебек күренешләр катгый рәвештә кисәтелеп куелды. Хәер, алай эш итүчеләр булмады.
Бу вакытта, балыкчылар боз өстенә төшеп киткәнче без Актанышбаш авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Гадел Маликов белән әңгәмәләшеп алдык:


Безнең "Алтын бәке" балыкчылар ярышы 3нче ел рәттән үткәрелә. Елдан-елдан катнашучылар сафы арта. Карарга килүче кешеләр дә күбәя. "Регионара"га әверелде. 

Күп кенә балыкчылар ут күрше Башкортстаннан, Уфадан, Чаллыдан, Тукай, Мөслим, Илеш районыннан киләләр. 
Гадел Рөстәмович бу ярыш нинди максатларны алга куеп үткәрелә?
Әлеге ярышның төп максатлары – халыкны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, саулыкны ныгыту, экологиябезне чиста тоту, браконьерствога каршы тору тора.  Биредә дәүләт инспекцияләребез дә катнаша, күзәтчелек алып бара, алар аңлатып узалар. Шулай күңелле итеп ярышларыбыз ел саен оештырыла. 
Бу бәйрәмчә ярышны Актанышбаш бренды дип буламы?
Әйе, безнең Актанышбаш җирлегенең бренды, төп бәйрәме, дип әйтсәк тә була. Ике матур бәйрәмне берләштереп, 23 февральгә һәм 8 мартка багышлап үткәрелә.
Бүләкләр дә шәптәнме, Гадел әфәнде?
Бүләкләр безнең иганәчеләр тарафыннан хәстәрләнә. Төп спонсорыбыз – “Актаныш” агрофирмасы. Барлык иганәчелектә катнашкан якташларга – ихлас рәхмәт! Бүләкләр бик яхшы, катнашучылар, җиңүчеләр бик кәнәгать.


Хәзер исә вакыт җитте һәвәскәр балыкчыларыбызның үзләре белән дә сөйләшеп алырга.


Без бирегә тәүге тапкыр килдек. Үзебез Яр Чаллы шәһәреннән булабыз. Балык тоту яраткан мавыгуым, кышкы балыкчылыкны да, җәйгесен дә бик яратам! Иң мөһиме нинди балык тоту да, саны да түгел, ә табигатькә балалаларың белән чыгу. Беренчегә күрәм мондый ярышны, бәйрәм тантанасын. Оештыручылар – афәрин! Чаллыда мондый ярышлар юк – ди чираттагы әңгәмәдәшем Николай Севастьянов.


Николай Александрович ике баласы, хәләл җефете, кызы Ева һәм улы Ваня белән килгән безгә. Алар да әтиләренә ияреп бозга төшкәннәр, балык тотырга ярдәмләшәләр икән. 
Әйе, дуслар күмәк эштә көч, дигән шикелле, гаиләләр бихисап иде ярышта. Ни хикмәт, бу ир-атлар шөгыленә әвәс булган гүзәл затларыбызны да балыкчылыкта соңгы арада еш күрәм. Татар Суыксуы авылыннан Әгълетдиновлар гаилә белән катнашырга карар иткәннәр.


Балык тотырга ирем өйрәтте. Әтисе белән улым һәрчак йөриләр балыкка, мин дә менә иярдем” ди Сирина ханым Әгълетдинова. 


Тормыш иптәше Ринат һәм уллары Альберт та якында гына кармакларыннан күз дә алмыйча, леска селкенә башлаганын көтәләр иде. Чын соклану хис-тойгылары уята бу гаилә. Андый гаиләләр биредә сирәк түгел иде.
Читтәрәк утырган абзыйны танып алдым. Танылган балыкчы Хәләф абый бит бу!


Хәләф абый балык тотып буламы, хәлләрегез ничек?
Булыр ул. 75 яшьтә булсам да балык тотырга нык яратам. Оптимист, активист булып яшим. Чаңгыда да җилдерәм
Ә балыкчылыкка килгәндә, яшьтән үк тотам, Әҗәкүлдәнмен үзем, Актанышта яшим. Кичүгә йөрибез,  халкыбыз телендәге “Гыйльми акмасы”на, төрле җиргә инде. Иң зур тоткан балыгым – кара канаттыр ул. Әбием дә бик яхшы карашта, аңлый! Балалар кайтса, оныкларның каникуллары булса – 4 оныгымны бу файдалы шөгыльгә өйрәтәм. Балык тотуны да спортның бер төре, дияр идем. Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайласыннар, балык тотсыннар!


Сарман якларыннан килгән Әбүзәр Минһаҗев белән аралашып алдык.


Балыкчылык – чир(көлә). Дәвалап булмый бу яхшы чирне! Узган елның ноябрендә 70 яшем тулды. Балык тотам дисәң дә – кармаклар, җайланма-җиһазлар кыйммәт, әмма русча әйтсәк “того стоит”. Бик шәп оештыралар актанышлылар. 160 чакрымны үтеп килеп йөрмәс идем, алай булмаса.


МЧС киемендәге инспекторларны күргәч сискәнеп китсәсең, ни булды икән, берәр хәвеф-хәтәр юктыр бит? Журналистик кызыксынучанлыгым белән мин урындагы 103нче янгын сагы җитәкчесе, эчке хезмәтләр лейтенанты Илдар Мортазин һәм аның урынбасары Мияссәр Зариповка мөрәҗәгать иттем:


ЧПлар Аллага Шөкер юк, суга батучылар, боз астына ялгыш килеп төшүчеләр булмасын өчен гражданнарның иминлеге сагындабыз!
Халык кагыйдәләрне, боз өстендә тоту буенча кануннарны үтиме?
Барысы да үзләрен сакчыл тоталар, җыелышып бер урында тормыйлар. Балалар булса да, алар ата-аналары, якын кешеләре карамагындалар, безнең күз уңындалар.


Ахырдан һәркем күңелле уеннарда, дәртле көйләргә биеп, шаулап-гөрләп күңел ачты. Тәмле уха исләре тирә-якка таралып, халыкны тагы да күбрәк җыйды.
Махсус кунаклар, танылган җырчылар Марат Галимов һәм Ленара Батталова дуэты катнашучыларның, җанатарларның һәм тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Бүләкләү өлешендә катнашучыларны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев сәламләде.
Иң өлкән балыкчы(1937нче елгы) һәм иң кечкенә(2018), төрле номинацияләрдә күрсәткечләргә ия булганнар бүләкләнде.
Иң уңышлы балыкчылар булып Әҗәкүлдән Азат Камалиев(790 г балык тоткан – 1 урын), Актаныштан Мөнир Башаров(590 г балык эләктереп 2 урынга чыкты) һәм Әлем егете Инсаф Корбанов(570 г балык белән 3 урынны яулады) танылдылар. Иганәчеләрнең берсе булган “Бердәм Россия”нең районыбыз бүлекчәсе күпбалалы гаилә, Киров авылында яшәүче Сабитовларны билгеләп үттеләр.

Кәҗәсендә түгел, мәзәгендә хикмәте, диләрме әле? Безнеңчә, балыгында түгел, тәнкәсендә булыр. Балык тотучыларның уңыш сере – бары тик саф һавада, рәхәт итеп, тыныч итеп ял ясап балык тоту да! 
Кышкы балыкчылык тагы да кызыклырак, саф салкын һавада, боз өстендә баруы белән дә игътибарга аеруча лаек!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев